Кишер төнәтмәсе
Ул да көчле ютәлне басарга ярдәм итә. Шулай ук күп кенә авырулардан да дәва. Әйтик, ангина, стоматит, уртлар ялкынсынган вакытта кишер суты белән авызны һәм тамакны чайкыйлар. Томау төшкәндә дә аның белән дәваланучылар бар. Тавыш беткәндә, ютәл төшкәндә дә кишернең файдасы зур. Моның өчен уртача зурлыктагы кишерне чистартып кыргычтан үткәрергә кирәк. Аннары аны ярты литр сөткә салып кайнатып чыгарырга һәм сүндереп куярга.
15–20 минут каплап тотканнан соң сөзеп көн дәвамында җылы килеш әз-әзләп кенә эчәләр.
Кишерле-сөтле төнәтмә көчле ютәлне басарга ярдәм итә, авырганда хәлне җиңеләйтә. Шулай да чирләп китсәгез, иң яхшысы – табибка күренү, белгеч күзәтүе астында булу. Бу бигрәк тә балаларга кагыла.