Чишмэ
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
16 ноябрь 2021, 18:24

Баллы су хәтерне начарайта

Лимонад һәм татлы сулар адәм баласының хәтерен начарайта, баш миен киптерә. Моны галимнәр махсус тикшеренүләр барышында дәлилләгән.

Баллы су хәтерне начарайта
Баллы су хәтерне начарайта

Лимонад һәм шикәрле суларның баш мие эшчәнлеге өчен бик зыянлы булуы ачыкланган.

Алар баш миенең мәгълүмат кабул итү һәм хәтер өчен җаваплы өлешен эштән чыгара икән. Нәкъ менә шикәрле эчемлекләр баш миенең вакытыннан алда картаюына китерә, аның күләмен кечерәйтә, ди галимнәр.

Бу уңайдан тычканнарда тәҗрибә үткәрелгән. Беренче төркемдәгеләргә шикәрсез азык биргәннәр, ә икенче төркемдәгеләргә гел шикәрле су кушканнар. Нәтиҗәдә, икенче төркемдәге күселәр моңа кадәр таныш булган объектларны да танымый башлаганнар.

Галимнәр аңлатуынча, шикәрле мохиттә организмда зыянлы бактерияләр (парабактероидлар) күпләп үрчи, менә алар акылны киметә дә инде. Яшь вакыттан шикәр куллану хәлне тагын да ныграк катлауландыра. Көненә ике стакан лимонад яки шикәрле су эчкән кешенең Альцгеймер авыруына дучар булу хәвефе бермә-бер арта.

Баллы су хәтерне начарайта
Баллы су хәтерне начарайта
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: