Чишмэ
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
6 ноябрь 2021, 16:13

Хөрмә җимешенең шифасы

Күз күреме өчен файдалы Өлгергән хөрмә кызгылт-сары тутларга бай (җимешнең кызгылт-сары төсе шуларга бәйле). Ә ул тутлар күз күремен яхшырта һәм күзләр картаюга каршы тора.

Хөрмә җимешенең шифасы
Хөрмә җимешенең шифасы

Үпкәләрне саклый

Шул ук кызгылт-сары тутлар сулыш төзелмәсен дә кайгырта һәм сулыш юллары, үпкә ялкынсынулар барлыкка килүгә юл куймый. Әгәр тәмәке тартасыз икән, сезгә хөрмә ашау аеруча кирәк.

 

Йөрәккә ярдәм

Хөрмәдә үсемлек шикәрләре һәм калий бар, ә алар йөрәк мускулы өчен бик тә файдалы һәм кан тамырлары тышчаларын да ныгыта. Шул сәбәпле хөрмә кан басымын җайга сала һәм гипертониягә каршы көрәштә ярдәм итә.

 

Эчәклекне ныгыта

Хөрмә эчәклек эшчәнлеге бозылганда, ашказаны авыртканда авыртуны басарга ярдәм итә.

 

Яраларны дәвалый

Өлгергән хөрмә җимешләре бөрештерү һәм микробларны үтерү сәләтенә ия. Шуңа күрә дә җимешне ярага яки пешкән урынга куеп торыгыз. Яра бик тиз төзәләчәк.

 

Бөерләргә ярдәм

Элек-электән әлеге җимешне бөер һәм бәвел куыгына бәйле төрле авырулар вакытын-да кулланганнар. Хөрмә төзелешендәге магний тәннән натрий тозларын чыгарырга яр-дәм итә һәм бөерләргә артык күп көч китерми. Хөрмә бәвел куу үзлегенә дә ия. Кайнар сөт эчү белән чиратлаштырып, көнгә 3–4 хөрмә ашасагыз, файдасы тими калмас.

 

Азканлылыктан котыларга булыша

Хөрмәдә барлык матдәләр (тимер аеруча күп) һәм витаминнар да бар диярлек, шуңа күрә дә аннан ясалган чәй азканлылык вакытында бик тә файдалы.

 

Депрессиядән саклый

Көнгә бер хөрмә ашау тынычландырырга һәм йокыгызны яхшыртырга ярдәм итәчәк магний күләмен тулыландыра.

 

Тамак авыртудан дәва

Тамакны берничә көн буе хөрмә суы һәр бер стакан җылы су кушылмасы белән чайкасагыз, тамак авырту тиз үтәр.

 

Фото: https://pixabay.com/ru

Хөрмә җимешенең шифасы
Хөрмә җимешенең шифасы
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: