Чишмэ
+20 °С
Дождь
Сәламәтлек
4 Ноября 2021, 06:55

Вакцина ясаттылар һәм җиңү яуладылар!

Күптән түгел без Яңа Усман фельдшеры Эльза Хаматдинованы шул уңайдан котларга бардык, чөнки аның һөнәрилеге һәм үз вазифасына җаваплы каравы нәтиҗәсендә авыл югары күрсәткечләргә ирешә алды.

Вакцина ясаттылар һәм җиңү яуладылар!Вакцина ясаттылар һәм җиңү яуладылар!
Вакцина ясаттылар һәм җиңү яуладылар!

Чишмә районының Яңа Усман авылы «Сәламәт авыл» республика проектында катнашып, «кечкенә торак пунктлар» (халык саны 200 кешегә кадәр) категориясендә җиңү яулады.

Күптән түгел без Яңа Усман фельдшеры Эльза Хаматдинованы шул уңайдан котларга бардык, чөнки аның һөнәрилеге һәм үз вазифасына җаваплы каравы нәтиҗәсендә авыл югары күрсәткечләргә ирешә алды. Аның белән озаклап сөйләшеп тора алмадык – медпунктка киңәш сорап яки процедуралар алу өчен килүчеләр күп булды. Айдар Мәхмүтов ревакцинация турында белергә керде.

– Мин һәм 1951 елгы әтием берничә ай элек вакцина ясаттык. Үзебезне яхшы хис итәбез. Ревакцинация өчен нинди вакцинаның яхшырак булуын белергә теләгән идем, – диде ул.

Озак та үтми Мөнирә Мәхмүтова килде, фельдшер янына керер алдыннан тиз генә кулларын юып алды, аннары өлкән яшьтәге ике ир уколга килделәр... 

– Минем участокта 456 кеше, көненә 15–16 пациент килә. Август ахырына кадәр халыкның 80%ы прививка ясатты. Вакцинацияне әйбәт кичерделәр, аларны күзәтеп тордым. Кайберсенең генә берничә көн температурасы булды, әмма бу вакцинага нормаль реакция. Халык арасында даими рәвештә аңлату эшләре алып барам, при-вивканың кирәклеген – вакцинадан соң ясалма иммунитет барлыкка килүен аңлатам, – дип сөйләде Эльза Хаматдинова.

7 июльдә, фельдшерлар прививка ясый башлаган гына мәлләрдә, беренчеләрдән булып вакцинациягә кызлары белән 89 яшьлек Нәзирә Мусина килгән.

Халык прививкага алдан язылып куя, Эльза Нәзир кызы үзәк район дәваханәсендә кирәкле кадәр вакцинага заказ бирә. Алып кайткач, килергә теләүчеләрне шалтыратып чакыра.

Аңарда ике авылда яшәүчеләрнең барысының да телефоннары бар. Җәен, бакча мизгеле башлангач, шәһәрдән кайтучылар да прививка ясатырга килгән. Пропискасы Уфада булса да, авылда яшәүчеләр бар.

– Берәүне дә кире какмадык, теләге булган һәркемгә прививка ясалды. Ике сәгать дәвамында вакцина эшләдем. Берничә тапкыр шулай булды. Эшкә сәләтле халык районда төрле предприятиеләрдә эшли. Алар арасында эштә прививка кадатучылар да бар, чөнки күп кенә учреждениеләр медицина хезмәткәрләрен эш урынына чакыртып прививка ясата, – диде ул.

Эльза Нәзир кызы 25 елдан артык Яңа Усман фельдшер-акушерлык пунктында эшли. Ул тумышы белән Урта Хаҗәт авылыннан. Балачагында ук үзенең картәнисен һәм күршедә яшәүче әбиләрне «дәвалаган» – банкалар куйган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Туймазы медицина колледжына укырга кергән. Диплом алгач туган районына эшкә кайткан. Эльза Нәзир кызы бүгенге көндә – югары категорияле фельдшер. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары, әлеге системада озак еллар намуслы хезмәте өчен ул 2020 елда Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. 

 

Безнең белешмә

«Сәламәт авыл» республика проекты агымдагы елның 28 июлендә башланды, аның төп максаты – COVID-19 инфекциясенә коллектив иммунитет булдыру.

Исегезгә төшерәбез, проектның операторы – төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы, Рәсәй куланучылар күзәтчелегенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге һәм Башкортстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге катнашлыгында «Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясе.

Комиссия проектны тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча, 31 августка кадәр халыкка вакцина ясауда югары күрсәткечләргә ирешкән 24 торак пунктны сайлады. Караидел районының Караидел, Илеш районының Түбән Яркәй, Бакалы районының Токбирде һәм Чишмә районының Яңа Усман авыллары төрле категорияләрдә беренче урын алдылар. Положениегә ярашлы, беренче урын алган дүрт торак пунктка 450шәр мең сум акча биреләчәк. Әлеге акча, халык җыелышы нәтиҗәләре буенча, урындагы әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә тотылачак.

Вакцина ясаттылар һәм җиңү яуладылар!
Вакцина ясаттылар һәм җиңү яуладылар!
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас