Чишмэ
+15 °С
Облачно
Сәламәтлек
11 Октября 2021, 10:38

Кызыл миләш – файдалы җимеш

Көзге бакчаларда ут кебек янып торган кызыл миләш аскорбин кислотасына, каротинга, Р витаминына бай.

Кызыл миләш – файдалы җимешКызыл миләш – файдалы җимеш
Кызыл миләш – файдалы җимеш

Моннан тыш миләш составына керүче матдәләр эчәк инфекцияләрен юкка чыгара, гөмбәчекләр үсешен тоткарлый.

Әгәр организм ниндидер авырудан соң бик нык көчсезләнгән икән, миләшне куллану көч-куәт өстәр. Миләшне организмда матдәләр алмашын җайга салу, метаболизмны яхшырту өчен дә кулланалар. Ул бөерләрдән таш чыгару һәм бәвел кудыру үзлегенә дә ия. Миләш йөрәк-кан тамыры системасы эшен яхшырта, кандагы холестерин дәрәҗәсен киметә.

Бөердән таш чыгару өчен 400 грамм миләшне изәләр, аңа 2 литр кайнаган су һәм бераз шикәр комы салалар, дүрт сәгатьтән соң болгатып сөзәләр һәм эчәләр.

Азканлылыктан. Ике аш кашыгы кызыл миләш җимешен ике стакан кайнар суга салып, бер сәгать төнәтергә кирәк.  Соңрак шуны сөзеп, көн буена өч-дүрт тапкыр аз-азлап эчәргә була.

Үт куыгы ялкынсынган (холецистит) кешеләр дә миләш согының файдасын күрә.

Авитаминозга каршы. 2 стакан кайнаган суга 2 чәй кашыгы миләш исәбеннән төнәтмә ясап, шуны 1 сәгать төнәтергә кирәк.  Әлеге төнәтмәне көнгә 3–4 тапкыр тигез микъдарларда эчәләр.

Кызыл миләш – файдалы җимеш
Кызыл миләш – файдалы җимеш
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас