

Аутоген тренировка — мускулларны әкренләп йомшарту. Игътибар иткәнегез бармы: стресс халәте кичергәндә, безнең мускуллар да ката, авырая. Һәм менә аларны йомшарту рухи халәтне дә яхшыртырга ярдәм итә. Хәзерге көндә интернетта мускулларны ничек итеп катырырга һәм йомшартырга өйрәтә торган махсус видеолар да бар.
Сулышны көйләү. Стресс вакытында сулыш ешая, күпмедер вакыттан сулыш кысыла, кислород җитми башлый. Ә сулышны көйләргә өйрәнсәң, бу симптомнарны булдырмый калырга да мөмкин. Дөрес итеп суларга өйрәтә торган тренинглар да, видеолар да бихисап.
Уңай фантазияләр. Фәнни телдә бу ысулны «техника индуцированных представлений» дип атыйлар. Уңай фантазияләр, хыяллар яхшы эмоция тудыра, ди белгечләр.
Спортның стресс белән көрәштә үтемле чара икәнлеге бүген инде яңалык түгел. Инде әйтелгәнчә, стресс буыннарны, мускулларны катыра, ә спорт, физкультура аларны йомшартырга булыша. Өстәвенә, даими рәвештә физкультура ясау кәефне яхшырта, тонусны күтәрә, стресс гормоннарын киметә.
Хатын-кызлар күпчелек очракта стрессны баллы ризык ярдәмендә җиңәргә тырыша. Тик белгечләр стрессны ашап җиңүне хупламый. Киресенчә, туклануны тәртипкә салырга, С витамины кергән ризыкларны күбрәк ашарга киңәш итәләр.
Фото: https://pixabay.com/ru/
http://syuyumbike.ru сайтыннан алынды