Чишмэ
+11 °С
Облачно
Сәламәтлек
27 Сентября 2021, 12:58

Гриппка каршы бушлай вакцина кемнәргә тиеш?

Көзнең беренче айлары – гриппка каршы прививка ясату өчен иң яхшы вакыт! Быел коронавирусның чираттагы дулкыны янаганда үз-үзеңне һәм якыннарыңны саклау аеруча мөһим.

Гриппка каршы бушлай вакцина кемнәргә тиеш?Гриппка каршы бушлай вакцина кемнәргә тиеш?
Гриппка каршы бушлай вакцина кемнәргә тиеш?

Республикада 200 меңгә якын кеше вакциналанган да инде, әмма бу әле кампаниянең башы гына. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре белән берлектә без моңа бәйле иң мөһим сорауларга җаваплар әзерләдек.

 

Прививка ясату күпмегә төшә?

Гриппка каршы вакциналау бушлай. Моның өчен акча ел саен федераль бюджеттан бүленә. Башкортстан быел өлкәннәр һәм балалар өчен 2,4 миллион доза «Ультрикс Квадри» һәм «Совигрипп» вакцинасына заказ биргән. Аларның бер өлеше складларга килә башлаган да инде, балалар өчен вакцина сентябрьнең икенче яртысыннан көтелә.

 

Беренче чиратта кемнәр вакциналана?

Беренче чиратта алты айдан өлкәнрәк балалар, студентлар һәм мәктәп укучыла-ры вакциналанырга тиеш. Тагы да – медицина хезмәткәрләре һәм укытучылар, социаль өлкә, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт, хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре, вахтачылар, чиновниклар, пенсионерлар, хәрби хезмәткәрләр, хроник авырулары булган кешеләр, йөкле хатын-кызлар.

Калганнар да бушлай прививка ясата ала, тик бераз соңрак. Моның өчен яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк – анда вакциналау сроклары һәм тәртибе турында аңлатачаклар. Аерым очракларда предприятие җитәкчелеге хезмәткәрләрне офиста вакциналауны да оештыра. Әгәр дә көтәргә теләмәсәгез, вакцинаны шәхси клиникада, әмма акча түләп ясатырга мөмкин.

 

Мин инде коронавирустан прививка эшләттем.

Гриппка каршы вакцинаны кайчан ясатырга мөмкин?

Коронавирус таралган вакытта теләсә нинди башка инфекция авыруны тагын да көчәйтә һәм авыр өзлегүләр китереп чыгара ала! Шуңа күрә коронавирустан вакцина ясату гриппка каршы прививка эшләтмәскә дигәнне аңлатмый әле.

Табиблар түбәндәгечә эшләргә киңәш итә. Башта COVID-19дан тулысынча вакциналанырга, ягъни аның ике этабын да узарга кирәк. Антитәнчекләр эшләнеп өл-герсен өчен икенче этаптан соң бер ай көтәргә һәм гриппка каршы прививка ясатырга. Прививкаларның шәхси календарен декабрь-гыйнвар айларында грипп белән авыручылар санының сезонлы күтәрелүе чорына тотрыклы иммунитет булырлык итеп планлаштырырга кирәк.

Бер ай үтмичә торып, шулай ук COVID-19дан вакцинаның беренче һәм икенче компоненты арасында гриппка каршы прививка ясатмау хәерле.

 

Балага минем ризалыгымнан башка прививка ясый алалармы?

Юк, прививка ясый алмыйлар. Закон буенча, балигъ булмаган балага прививка ясату өчен ата яки ана яисә аның законлы вәкиле язма рәвештә ризалык бирергә тиеш.

 

Вакцина ясату минем авырмаячагыма 100 процент гарантия бирәме?

Юк, бирми. Әмма аны эшләтү бик мөһим һәм менә ни өчен.

Вакцина иммун системасына антитәнчекләр эшләп чыгарырга ярдәм итә. Беренче иммунитет вакциналанганнан соң ике атна үткәч  барлыкка киләчәк, ә бер айдан ул тулы көченә эшли башлаячак һәм бер елга кадәр җитәчәк. Шуңа күрә прививканы эпидемия башланганчы ясату мөһим. Эпидемия сезоны якынлашкан саен иммунитет эшләнеп өлгермәү куркынычы да арта.

Шушы ике атна дәвамында авыру кеше белән элемтәгә керсәгез, чир йоктырырга да мөмкинсез. Әгәр иммунитетыгыз җитәрлек дәрәҗәдә көчле түгел икән, шулай ук,  вакцинадан соң да чир йоктыру ихтималлыгы кала.

Тик вакцина үзе грипп белән авыруга сәбәп була алмый, чөнки җитештерү барышында вирусның авыруны китереп чыгара торган үзенчәлеген «үтерәләр», бары тик саклау мөмкинлеген формалаштыру үзенчәлеге генә кала.

Күпьеллык тәҗрибә күрсәтүенчә, вакциналау авырулар дәрәҗәсен – якынча бер ярым тапкыр, дәваханәгә ятып дәвалану зарурлыгын ике тапкыр киметә, авыр өзлегүләр һәм үлем нәтиҗәләре бөтенләй булмый диярлек. Ягъни прививка чирне авыр кичермәячәгегезгә йөз процент гарантия бирә, сезне дәваханәгә салмаячаклар һәм реанимациягә күчермәячәкләр.

«Нинди реанимация, бу грипп кына бит!» – дияр кайберәүләр. Бөтендөнья сәламәт-лек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, «гади грипп»тан ел саен 500 меңгә кадәр кеше үлә! Бу – тулы бер шәһәр!

 

Табиблар нинди прививка кирәклеген каян белә?

Грипп вируслары даими рәвештә үзгәреп тора, шуңа күрә вакцина да даими яңартыла.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ел саен  нинди штамм көтәргә һәм нинди компонентлар өстәргә кирәклегенә тикшеренүләр үткәрә. Быел Төньяк ярымшардагы илләр өчен менә шундый состав киңәш ителә:

А/Victoria/2570/2019 (H1N1)pdm09;

А/Cambodia/e08263-2020 (H3N2);

В/ Washington/02/2019 (викториан линиясе);

В/Phuket/3073/2013 дүрт валентлы вакцина өчен.

 

СҮЗМӘ-СҮЗ

«Рәсәй кулланучылар күзәтчелеге» җитәкчесе Анна Попованың «Комсомольская правда» радиосына биргән интервьюсыннан:

– Узган елда грипп белән авыручылар булмады диярлек, чөнки Рәсәй Федерациясе халкының 60%ы әлеге инфекциядән прививка ясаткан иде. Тик быел авыручылар әз булганга күрә, грипп вирусыннан якланган кешеләрнең «иммун катламнары» да азрак. Шуңа күрә быел, һичшиксез, гриппка каршы прививка ясатырга кирәк. Һәм тагын шунысы бар – бездә өстәмә хәвеф төркеме барлыкка килде – ул ковид белән авырган кешеләр. Бүген дә төрле ил табиблары һәм экспертлары коронавирус белән авырган кешеләр өчен җитди борчылу белдерә. Чөнки COVID-19, барыннан да элек, иммун системасына зыян китерә.

Гриппка каршы бушлай вакцина кемнәргә тиеш?
Гриппка каршы бушлай вакцина кемнәргә тиеш?
Автор:
Читайте нас