Чишмэ
+14 °С
Облачно
Сәламәтлек
25 Сентября 2021, 13:45

Прививка коронавирустан сакланырга ярдәм итәчәк

Уфада төбәк территориясендә коронавирус таралуга юл куймау буенча оператив штабның чираттагы утырышы булды. Анда COVID-19дан вакцинация темпларын арттыру, кешеләр күпләп җыелган урыннарда һәм җәмәгать транспортында санитар нормаларны үтәү турында сүз барды.

Прививка коронавирустан сакланырга ярдәм итәчәкПрививка коронавирустан сакланырга ярдәм итәчәк
Прививка коронавирустан сакланырга ярдәм итәчәк

Бүгенге көндә республикада вакцинаның беренче компоненты белән 1,2 миллионнан артык, икенче компонент белән 1,1 миллионнан күбрәк кеше прививка ясаткан. Республиканың көньягында һәм көнбатышында кайбер муниципалитетларда, шулай ук Урал аръягында COVID-19га каршы вакциналау уртача республика темпларыннан калыша. Ә хәзер безнең алда халыкны гриппка каршы вакциналау буенча яңа бурыч та тора.

– Республикада коронавирус инфекциясеннән 2,48 миллион кешегә прививка ясатырга кирәк, – дип бурыч куйды Радий Хәбиров. – Ил һәм республика үсеш алырга, халык вирустан якланган булырга тиеш.

Мәктәпләрдәге хәлләр турында Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин сөйләде. Аның сүзләренә караганда, укытучыларның 84 проценты прививка ясаткан. Шул ук вакытта кайбер муниципалитетларда күрсәткечләр 50дән 100 процентка кадәр тәшкил итә.

– Әлегә укытучыларның максималь якланганлыгы турында сөйләве авыр. Укучылар арасында вируслы авыруларның артуы да сагайта, – диде Айбулат Хажин.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров уку йортларында чирне кисәтү чараларын көчәйтергә кушты. Моннан тыш, төбәк җитәкчесе мәдәни чараларда, ябык биналарда, шулай ук җәмәгать транспортында социаль дистанция һәм санитар нормалар үтәлешен катгый контрольдә тотарга кирәклеген ассызыклады.

Чәршәмбе көнне 22–23 сентябрьдән Башкортстан Республикасының 12 районында, шул исәптән Әбҗәлил, Балтач, Бәләбәй, Белорет, Бишбүләк, Бүздәк, Бөрҗән, Гафури, Чишмә, Мишкә, Стәрлебаш, Янаулда аерым мәктәпләрдә 5, 6, 7, 8, 10нчы сыйныф укучылары өчен 14 көн дәвамында дистанцион укыту режимы оештырылуы турында хәбәр ишетелде.

– Әлеге чара балалар арасында кискен респиратор вируслы инфекция, шул исәптән югарыда күрсәтелгән районнарда коронавирус белән авыручылар арту сәбәпле кабул ителде, – дип хәбәр итте республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Карар, һәр мәктәптә санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, коронавирус инфекциясен таратуны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрүне оештыру буенча оператив штаб тарафыннан кабул ителә.

Шулай ук планлы диспансерлаштыруны һәм профилактик тикшерүләрне ике атнага туктатып тору турында да мәгълүм булды. Бу беренчел звено системасында йөкләнешне киметү өчен эшләнә.

Прививка коронавирустан сакланырга ярдәм итәчәк
Прививка коронавирустан сакланырга ярдәм итәчәк
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас