Чишмэ
+16 °С
Облачно
Сәламәтлек
21 Сентября 2021, 08:35

Шөнгәккүлдә – «Сәламәтлек поезды»

Чишмә районы буенча «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе барышында махсус «поезд» йөри. 20 сентябрьдән башлап Шөнгәккүл авылында теләге булган һәр кеше заманча медицина җиһазларында бушлай тикшерү уза һәм шул ук вакытта коронавирустан прививка ясата ала.

Шөнгәккүлдә – «Сәламәтлек поезды»Шөнгәккүлдә – «Сәламәтлек поезды»
Шөнгәккүлдә – «Сәламәтлек поезды»

Халыкның шулай ук флюорография, кардиограмма, маммография үтү мөмкинлеге дә бар. Терапевт, травматолог, эндокринолог, офтальмолог һәм кардиологтан консультация алырга теләүчеләр дә күп.

Табиблар Шөнгәккүлдә 24 сентябрьгә кадәр булачак.

Кабул итү графигы белән Шөнгәккүл авылының табиблык амбулаториясендә танышырга мөмкин.

Моңа кадәр «Сәламәтлек поезды» Алкин-2 авылында эшләгән. Республиканың табиблык-физкультура диспансеры белгечләре йөрәк чирләрен ачыклау максатында холестеринга скрининг үткәрделәр, шикәр диабетын ачыклау өчен канда күпме глюкоза булуын тикшерделәр. «Шунда ук киңәшләр бирәбез, мөһим булганда кабаттан тикшерүгә җибәрәбез. Алкин-2 авылында икенче типтагы шикәр чире белән авыручыларның артуы күзәтелә. Шикәр диабеты – ул еллар буена тупланып килгән чир.

Дөрес тукланмыйсың икән, күпме генә дару эчсәң дә, шикәр дәрәҗәсе кимеми», – дип кисәтә табиб-терапевт Ләйсән Адыева.

Рентгенолаборант Руслан Аллаяров апрель аеннан башлап «Сәламәтлек поезды»нда эшли. Ул һәркөнне 35–40 хатын-кызга ультратавыш ярдәмендә диагностика ясый.

Поезд Алкин-2 авылында булган вакыт эчендә 150дән артык кеше флюорография үткән. Рентгенолаборант Зилә Рәхимова, нәтиҗәләр ике атнадан соң Чишмә үзәк район дәваханәсенә һәм Алкин табиблык амбулаториясенә җибәреләчәк, диде. Бу турыда авыл фельдшерына яки участок терапевтына килеп белергә мөмкин.

Төрле маршрутлар буенча йөргән «Сәламәтлек поезды» табибларының исемлеге аерылып тора.

Табибка язылырга кирәкми – кабул итү чират тәртибендә алып барыла. Авылда пропискада булу мотлак түгел – медицина тикшерүен теләге булган һәркем үтә ала. Ягъни, күрше авылга «Сәламәтлек поезды» килсә, кыю рәвештә бара аласыз, кабул итәчәкләр! Иң мөһиме, үзең белән паспорт һәм медицина страховкасы полисын алырга гына кирәк.

Шөнгәккүлдә – «Сәламәтлек поезды»
Шөнгәккүлдә – «Сәламәтлек поезды»
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас