

– 55 яшьтән өлкәнрәкләр өчен «Сәламәтлек» клубы төркемен булдырдык, аның рәисе итеп Рәфыйк Рәшит улы Кахтиранов билгеләнде. «Башкортча озын гомерлелек. Туризм» программасы буенча экскурсияләр үткәрә башлагач, анда катнашырга теләүчеләр саны артканнан артты. Ни өчен әле бездә, Чишмәдә, өлкәннәр өчен менә шундый клуб булдырмаска, дип уйладык, – дип билгеләп үтте районның ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев.
Аның сүзләренә караганда, клуб эшчәнлеге берничә тармакка бүленәчәк. Мәсәлән, районда ярышлар үткәрү, сәяхәтләр оештыру, скандинавия йөреше белән шөгыльләнү кергән спорт-сәламәтләндерү тармагы өчен Фәнис Саматов җавап бирәчәк. Мәдәни тармакны Сәлимә Байбурина җитәкләячәк.
– Мин үзем дә лаеклы ялда. Безнең, пенсионерларның, кем белән дә булса аралашасы, чараларга барасы, танышларны күрәсе килә. Шуңа күрә әлеге идея миңа бик ошады, әлбәттә. Өлкәннәр көненә бәйрәм чарасы оештырырга ниятлибез. Киләчәккә идеяләр бар инде, шуңа күрә аларны тормышка ашырырга тырышырбыз, – дип фикерләре белән уртаклашты Сәлимә Миңнегали кызы.
«Сәламәтлек» клубы әгъзалары һәм Чишмә районының ветераннар советы гражданнар сугышы булган урыннар буенча тәүге экскурсия үткәрергә планлаштыра.
– Район буенча экскурсия маршрутлары төзергә булдык. Чөнки безнең якларда бик күп тарихи вакыйгалар булган, борынгы һәйкәлләр һәм уникаль урыннар бар. Киләчәктә республика территориясе буйлап та туристик экскурсияләр оештырырга планлаштырабыз. Барысы да «Сәламәтлек» клубына йөрүчеләрнең теләгенә бәйле булачак. Әлегә мондый клуб Чишмә поселогында гына бар, әмма кем белә, киләчәктә, бәлки, авыл Советларында да шундый клублар барлыкка килер, – дип сөйләде Радик Рәшит улы.