Чишмэ
+12 °С
Дождь
Сәламәтлек
15 Сентября 2021, 04:21

Районда гриппка каршы вакцинация башланды

Бер атна элек Чишмә үзәк район дәваханәсенә өлкән яшьтәгеләр өчен гриппка каршы вакцинаның беренче партиясе кайтарылды. Бүгенге көндә барлыгы 13110 микъдар вакцина бар. Чишмә районында әлегә грипп белән авыру очраклары теркәлмәде, гадәттә кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) һәм грипп ел ахырында һәм башында, февраль һәм март айларында күзәтелә.

Районда гриппка каршы вакцинация башландыРайонда гриппка каршы вакцинация башланды
Районда гриппка каршы вакцинация башланды

Венера Латыйпова,

Чишмә үзәк район дәваханәсе поликлиникасының терапия бүлеге мөдире

Еш авыручыларга, шул исәптән кечкенә балаларга (5 яшькә кадәр), хроник авырулары, иммунитетлары түбән булган кешеләргә, йөкле хатыннарга ел саен вакцина ясатудан баш тартмаска кирәк. Моннан тыш, эш буенча күп кеше белән аралашырга туры килгән медицина хезмәткәрләренә, студентларга, укытучыларга, балалар бакчалары тәрбиячеләренә прививка эшләтү мөһим.

Гриппка каршы прививка ясату авырмаска, хәвеф төркемендә булган пациентларга, шул исәптән кечкенә балаларга, өлкән яшьтәгеләргә, иммунитетлары түбән булган авыруларга грипптан өзлекмәскә, чирләгән очракта да җиңелрәк кичерергә ярдәм итә, нәкъ быел таралган вируслардан саклый. Прививканы йөкле хатын-кызларга да эшләтергә мөмкин, өстәвенә, анасының антитәнчекләре балага күчеп, аны да бу чирдән саклый, кардиоваскуляр авыру белән интегүче кешеләрнең грипп белән чирләгәннән соң йөрәк-кан тамырлары авыруы көчәю ихтималы кими һәм ике атнадан соң вирусларга каршы иммунитет барлыкка килүгә ярдәм итә. Исегезгә төшерәбез, бер тапкыр ясалган вакцина ел дәвамында грипптан саклый.

COVID-19 йоктыру хәвефе булганда грипптан прививка ясату һәрберебез өчен аеруча мөһим. Әгәр кеше грипп һәм COVID-19 белән бер үк вакытта авырса, чир авыррак үтә, еш кына реанимация чаралары таләп ителә, өзлегү яки вафат булу ихтимал.

Гриппка һәм коронавируска каршы вакциналарны берьюлы түгел, ә берсен ясатканнан соң бер ай үткәч кенә икенчесен эшләтергә тәкъдим ителә.

Район халкына гриппка каршы вакцина ясату өчен Чишмә үзәк район дәваханәсенең 108нче кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Районда гриппка каршы вакцинация башланды
Районда гриппка каршы вакцинация башланды
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас