Чишмэ
+18 °С
Дождь
Сәламәтлек
14 Сентября 2021, 06:45

COVID-19 буенча статистика

13 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Чишмә районында коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 226 кеше тәшкил итә, тәүлек эчендә янә унөч кеше чирләгән.

COVID-19 буенча статистикаCOVID-19 буенча статистика
COVID-19 буенча статистика

Соңгы мәгълүматларга караганда, 36 бала коронавирус йоктырган, балигъ булмаганнар арасында да авыручылар саны арта.

Чишмә районыннан 9 кеше Уфа госпитальләренә озатылган, ә үзебезнең хастаханәдә 24 авыру дәвалана.

Районда 24740 кеше вакцина ясаткан, бу олы яшьтәге 40425 кешенең 61 процентын тәшкил итә, шул исәптән 60 яшьтән өлкәнрәк 5765 кеше прививка эшләткән.

COVID-19 буенча статистика
COVID-19 буенча статистика
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас