Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 декабрь 2022, 10:01

Казахстан белән хезмәттәшлекнең яңа этаплары

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Рәсәй һәм Казахстан арасында XVIII төбәкара хезмәттәшлек форумының пленар утырышында катнашты.

Казахстан белән хезмәттәшлекнең яңа этаплары
Казахстан белән хезмәттәшлекнең яңа этаплары

Быел ул халыкара сәүдәнең инфраструктура чикләүләрен бетерү мәсьәләләренә багышланды.

Видеоэлемтә режимында үткән утырышта ике дәүләт башлыгы Владимир Путин һәм Касыйм-Жомарт Токаев чыгыш ясады. Рәсәй Президенты ил төбәкләре белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлекнең төп өстенлекләрен билгеләде. Ул шулай ук Башкортстан белән Казахстан арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча даими эшләүче төркемнең нәтиҗәле эшчәнлеген дә билгеләп үтте.

Казахстан Президенты Касыйм-Жомарт Токаев сүзләренә караганда, сәүдәдә чикләүләрне бетерү һәм үзара файдалы шартлар тудыру сыйфатлы икътисади үсешкә ачкыч булып тора. Казахстанда Рәсәй белән уртак 17 меңнән артык компания уңышлы эшләп килә.

– Казахстанга Рәсәй инвестицияләре елдан-ел арта бара. Әлеге инвестицияләрнең иминлеген тәэмин итү һәм безнең икътисадка мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез, – дип билгеләп үтте Касыйм-Жомарт Токаев.

Радий Хәбиров форумның пленар утырышында катнашты. Ул хәбәр итүенчә, Казахстан бүген Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә Башкортстанның төп партнеры булып тора. Узган ел гына да товар әйләнеше 1,5 тапкырга диярлек арткан һәм 421 миллион доллар тәшкил иткән. 

– Безнең предприятиеләр сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында уртак проектларны гамәлгә ашыралар, технологик кооперацияне үстерәләр. Аерым алганда, Казахстанда башкорт компанияләренең нефть-газ чыгару, «Пакер» һәм «Буринтех» нефть җиһазлары җитештерү өлкәсендәге вәкиллекләре эшли, – диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе журналистлар белән аралашканда, «Инвестиция сәгатендә» казах предприятиесенең Башкортстанда инвестицияләр күләме 3 миллиард сум булган рефри-жераторлар җитештерү проектын тәкъдим итте, дип искәртте. Республикага шулай ук терлекчелек өлкәсеннән казах компаниясе килергә планлаштыра.

– Үз чиратыбызда без Казахстан территориясенә керәбез.

Хәзер Казахстан предприятиеләре һәм «Башкортстанның сода компаниясе» кооперациясе мөмкинлеге турында фикер алышу бара, – дип хәбәр итте Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы сүзләренә караганда, Оренбург ике мәртәбә Рәсәй-Казахстан форумын кабул иткән. Ул XX төбәкара хезмәттәшлек форумын Уфада уздырырга тәкъдим итте.

– Без дәүләтләр арасында аралашу һәм хезмәттәшлекне үстерү өчен кирәкле барлык шартларны тудырачакбыз, – диде Радий Хәбиров.

 

Фото: «Башинформ» МА

Казахстан белән хезмәттәшлекнең яңа этаплары
Казахстан белән хезмәттәшлекнең яңа этаплары
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас: