Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 декабрь 2021, 10:57

Башкортстан депутатлары QR-код турындагы закон проектын хупладылар

Башкортстан Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары пәнҗешәмбе көнне җәмәгать урыннарында QR-кодларны мәҗбүри тикшерүне күздә тоткан федераль закон проектын хупладылар.

Башкортстан депутатлары QR-код турындагы закон проектын хупладылар
Башкортстан депутатлары QR-код турындагы закон проектын хупладылар

Шул ук вакытта парламентарийларның 76сы «әйе», 12се «юк» дип үз фикерен белдергән, 11 депутат җавап бирүдән тыелып калган, 9ы тавыш бирмәгән.

– Әлеге закон проекты буенча озакка сузылган фикер алышулар булды. QR-кодлар кертү тарафдарлары да, аны хупламаучылар да үз карашларын белдерде. Республиканың медицина берлеге вәкилләре – медицина университеты һәм эре дәвалау оешмаларыннан депутатлар бу чараның мөһимлеген аеруча дәлилләделәр, – дип билгеләп үтте Дәүләт җыелышы Рәисе Константин Толкачев.

Аның сүзләренә караганда, бүген Рәсәйдә коронавирустан үлүчеләр күп һәм вирус таратырга ихтимал булган кешеләрне халык күпләп җыела торган урыннарга кертүне вакытлыча чикләү – мәҗбүри һәм кирәкле чара.

– Халыкны якларга һәм ковидтан үлүчеләр санын киметергә тиешбез. QR-кодлар кертү вакцинация темпларын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, – дип ассызыклады Константин Толкачев. – Нигездә, эпидемиягә каршы торуның ике юлы бар – карантин һәм прививка. Шул ук вакытта вакцинация, карантинга караганда, күбрәк хокук һәм ирек бирә торган формат. Чынлыкта вакцинация безне гадәти тормышка кайтарырга мөмкинлек бирәчәк.

Хөкүмәт 12 ноябрьдә Дәүләт думасына җәмәгать урыннарында, авиация һәм тимер юл транспортында QR-кодлар кертүгә юнәлдерелгән ике закон проектын кертте. 1 февральдән башлап җәмәгать урыннарына бару чикләнер, дип көтелә һәм әлеге чаралар 2022 елның 1 июненә кадәр көнүзәк булачак.

Әлеге вакытта республикада күп кенә урыннарга, шул исәптән фитнес-клубларга, бассейннарга, бьюити-индустрия оешмаларына, супермаркетларга һәм 1000 квадрат метрдан артык мәйданлы сәүдә үзәкләренә кергәндә, «Орлан» поездына утырганда QR-код күрсәтү мөһим.

Узган пәнҗешәмбе Республика белән идарә итү үзәгендә узган киңәшмәдә Башкортстан буенча баш дәүләт санитар табиб Анна Казак авыручылар санының бераз кимүе күзәтелә, дип белдерде.

– Бу әлегә тотрыксыз күренеш, прививкалар ясауны көчәйтергә кирәк. Әмма чирләүчеләр санының кимүе безнең санитар-эпидемиологик чараларның дөреслеге турында сөйли, – диде Анна Казак.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республика Сәламәтлек саклау министрлыгына covid-19ны ачыклау өчен тестлар үткәрү күләмен һәм прививка ясау темпларын арттырырга кушты.

– Вакцинациядән тыш, башка юл юк. Әгәр Яңа елны якыннарыбыз һәм дусларыбыз белән каршыларга телибез икән, прививка ясатырга, санитар таләпләрне үтәргә, җәмәгать урыннарында битлек кияргә һәм үз сәламәтлегеңне кайгыртырга кирәк, – дип нәтиҗә ясады Андрей Назаров.

Фото: «Башинформ» МА

Башкортстан депутатлары QR-код турындагы закон проектын хупладылар
Башкортстан депутатлары QR-код турындагы закон проектын хупладылар
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас: