Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 ноябрь 2021, 17:36

Вакцинация темплары артты

Республикада вакцинация темпларын арттыруга юнәлдерелгән чикләү чаралары кертелде.

Вакцинация темплары артты
Вакцинация темплары артты

Шуларның берсе сәүдә залы мәйданы 1000 квадрат метр булган гипермаркетларга һәм башка стационар сәүдә объектларына бәйле – анда керү өчен хәзер вакцина ясату турында сертификат, чирләгәннән соң савыгу турында белешмә, тискәре ПЦР-тест белән бергә прививка ясатырга ярамау турында белешмә кирәк.

– Бу сизелерлек нәтиҗә бирә. Чикләү чаралары кертелгәннән соң вакцина эшләтүчеләр күбәйде. Элек беренче компонент белән тәүлегенә 2 мең кешегә прививка эшләгән булсак, хәзер 20 мең кешегә ясала, – дип «Россия-24» телеканалына интервью бирде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Ә 10 ноябрьдә вакцина ясатучылар саны тагын да арткан – тәүлек эчендә Башкортстанда яшәүче 34050 кеше прививка эшләткән. Бу көнне беренче компонент белән 1,7 миллионнан артык кешегә, ягъни вакцина ясатырга тиешле халыкның 71 процентына прививка эшләнгән.

Сәнәгать, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүче хезмәткәрләрне мотлак вакцинацияләү турында карар кабул ителде. Әлеге карарга Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең республика буенча җитәкчесе вазифасын башкаручы Галина Пермина кул куйды. Югарыда аталган предприятиеләр җитәкчеләренә COVID-19га каршы иммунизация оештырырга һәм мотлак вакцинацияләүне 30 декабрьгә кадәр тәмамларга кушылды.

Рәсәй Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков QR-кодларның һәм коронавирус белән бәйле башка чикләүләрнең кайчан бетерелергә ихтималлыгы турында фикерен белдерде. Аның сүзләренә караганда, бу күмәк иммунитет булгач түгел, ә пандемия тәмамлангач кына мөмкин булачак. Коллектив иммунитетка ирешеп булмаса, бу Рәсәйдә COVID-19 авыруы артуга һәм яңа чикләү чаралары кертелүгә китерергә мөмкин, дип Песковның сүзләрен хәбәр итә ТАСС.

– Һәр төбәк максатка ярашлылыкка, хәлләрнең ничек торуына карап, карар кабул итәчәк, – дип ачыклык кертте Кремль вәкиле.

Аның сүзләренә караганда, әлегә COVID-19 таралуга каршы көрәш буенча федераль дәрәҗәдә чикләүләр кертү турында карар кабул итү планлаштырылмый, әмма хәлләр шәптән түгел.

Шушы көннәрдә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек COVID-19ны кисәтү өчен каеннан һәм болан мүгеннән ясалган препаратны сертификацияләгән дигән яңалык ишетелде. Биологик актив кушылма «Бетукладин» дип атала. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, ул авыруны җиңеләйтергә һәм тернәкләнү этабында, бигрәк тә уртача һәм авыр формада чирләүчеләр өчен хас булган депрессиядән арынырга мөмкинлек бирә.

Вакцинация темплары артты
Вакцинация темплары артты
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас: