Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 сентябрь 2021, 17:47

Сайлауда тәү тапкыр катнашканнар

Караякуп авылы кызлары Алиса Оруджева белән Азалия Морадымовага 18әр яшь. Бүген алар беренче тапкыр сайлауга килгәннәр. Икесе дә Уфа колледжлары студентлары.

Сайлауда тәү тапкыр катнашканнар
Сайлауда тәү тапкыр катнашканнар

Алиса киләчәктә ландшафт дизайнеры, ә Азалия шәфкать туташы һөнәрен алачак. Кызлар сайлауга бик җитди караганнар, партияләрнең программаларын өйрәнгәннәр һәм кандидатларның эшчәнлеге белән танышканнар. Алар үз хәбәрчебез белән тәэссоратларын уртаклаштылар. «Социаль челтәрләрдә кандидатларның халык сорауларына оператив рәвештә җавап бирүе ошады, чөнки күпчелек очракта яшьләр мәгълүматларны интернеттан ала. Тавыш биргәндә дулкынландык, шул ук вакытта бу безнең өчен күңелле вакыйга булды. Тәү тапкыр тавыш бирүчеләр буларак 3331нче сайлау участогында безгә истәлекле бүләкләр тапшырдылар», - дип хәбәр иттеләр Алиса һәм Азалия.

Сайлауда тәү тапкыр катнашканнар
Сайлауда тәү тапкыр катнашканнар
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: