Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 сентябрь 2021, 16:10

Сайлау участогында да, өйдә дә тавыш бирәләр

Первомайский авылында урнашкан 3330нчы сайлау участогына (рәисе Валентина Нечаева) әлеге торак пункт, Вишневка һәм Репьевка авыллары сайлаучылары керә.

Сайлау участогында да, өйдә дә тавыш бирәләр
Сайлау участогында да, өйдә дә тавыш бирәләр

Тавыш бирү исемлегендә 274 кеше исәпләнә. «Бердәм Рәсәй» партиясеннән ике вәкил сайлауларның законга ярашлы үткәрелүен күзәтә, аларның берсе киңәш бирү хокукына ия.

Сайлау комиссиясе әгъзаларының (ә алар җидәү) эше җитәрлек. Участокта өлкәннәр күп, авырулар, яңа туган балалары булган яшь әниләр дә бар. Аларны хезмәтләндерү өчен ике күчмә бригада булдырылган.

Тавыш бирүнең беренче көнендә сайлаучыларның 20%ы, ә 18 сентябрьдә 15 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, 43%ы тавыш биргән.

Тавыш бирү штат режимында бара, тәртип бозу очраклары юк. Күзәтүчеләр һәм тавыш бирүчеләр тарафыннан кисәтүләр булмаган.

Сайлау участогында да, өйдә дә тавыш бирәләр
Сайлау участогында да, өйдә дә тавыш бирәләр
Автор:Люция Улямаева
Читайте нас: