Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 сентябрь 2021, 11:37

БР Үзәк сайлау комиссиясенә килгән шикаятьләр турында

Тавыш бирүнең беренче көнендә республика Үзәк сайлау комиссиясенә 10лап шикаять килгән, аларның берсе дә расланмаган

БР Үзәк сайлау комиссиясенә килгән шикаятьләр турында
БР Үзәк сайлау комиссиясенә килгән шикаятьләр турында

Бу хакта БР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат Гадилов сөйләде, дип хәбәр итә «Башинформ».

Әйтик, законсыз агитация алып бару турында мөрәҗәгать булган, әмма әлеге факт расланмаган. Кемдер участокларда чират күп, дип мөрәҗәгать иткән, шуңа бәйле рәвештә участок комиссияләре тавыш бирүчеләрнең агымын чикләү буенча эш алып барган.

Тулаем алганда, Үзәк сайлау комиссиясендә 42 мөрәҗәгать теркәлгән, алар беренче чиратта, сайлауда үзең яшәгән урыны буенча тавыш бирмәүгә кагылышлы булган.

Шулай ук җәмәгать күзәтүе үзәгенә 30га якын мөрәҗәгать килгән, күбесенчә уфалылардан. Беренче чиратта халык өйдә тавыш бирү мөмкинлеге, участокның кайда урнашуы белән кызыксынган.

"Чишмә" газетасы хәбәр иткәнчә, сайлаулар өч көн – 17, 18, 19 сентябрь көннәрендә дәвам итәчәк.

БР Үзәк сайлау комиссиясенә килгән шикаятьләр турында
БР Үзәк сайлау комиссиясенә килгән шикаятьләр турында
Автор:
Читайте нас: