Конкурска ялгыз җыр башкаручылардан һәм ансамбльләрдән 30лап гариза килде. Благовар, Бүздәк, Борай, Дәүләкән, Кушнаренко, Мишкә, Нуриман, Туймазы, Чакмагыш һәм, әлбәттә инде, Чишмә районнары үзләренең иң оста вокалчыларын тәкъдим иттеләр.
Конкурсантлар 16 яшьтән 35 яшькә кадәр һәм 36 яшьтән өлкәнрәк төркемнәрдә көч сынаштылар. Чыгышлар «Соло» һәм «Ансамбльләр» номинациясендә узды. Һәр катнашучы икешәр композициядә – халык һәм эстрада җырларын тәкъдим итте, үз репертуарларының киңлеген һәм төрле стильләрдә җырлый белү осталыгын күрсәтте.
Конкурста катнашучыларның чыгышын тәҗрибәле жюри бәяләде. Аның составына Башкортстан Республикасының халык артисты, төбәк башлыгының мәдәният һәм сәнгать буенча киңәшчесе, җырчы, режиссер, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры артисты, югары категорияле педагог Илнур Локманов, Чишмә районы Пионерлар һәм укучылар йорты вокал берләшмәсенең өстәмә белем бирү педагогы Фәридә Байбурина һәм Район мәдәният сарае хезмәткәре Айгөл Газиева керде.
Конкурс йомгаклары түбәндәгечә: «Соло» номинациясендә Туймазы районыннан Ф. Латыйпов I дәрәҗә дауреат дипломы белән бүләкләнде. Шул ук номинациядә Кушнаренко районыннан Р. Бакиев һәм Чакмагыштан Р. Гобәев II дәрәҗә лауреат дипломнарын алдылар. Чишмә районыннан З. Нигамәтҗанова һәм Нуриманнан Р. Закирова 3-нче дәрәҗә лауреат булып танылдылар.
Профессионаллар арасында «Соло» номинациясендә Кушнаренко районыннан Илшат Арслановка I дәрәҗә, Борайдан Эрнест Арслановка II дәрәҗә дипломнар тапшырылды.
«Ансамбльләр» номинациясендә Дәүләкән районыннан «Ләйсән» вокаль ансамбле 2-нче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде, ә Чишмә районыннан «Энҗе» хатын-кызлар триосына 3-нче дәрәҗә лауреат дипломы бирелде.
Тамашачылар сөюенең махсус бүләген якташыбыз Фидан Мөслимов алды. Конкурсның төп бүләге – Гран-прины жюри әгъзалары Чишмә районыннан И. Гыйззәтуллинга бирергә булды.
«Чишмә сандугачы» бәйгесе Башкортстанда татар һәм башкорт халкының бай мәдәни мирасын тамашачыларга бүләк итәргә әзер булган сәләтле кешеләрнең күп булуын тагын бер кат раслады.