Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәдәният
26 март , 12:47

Атказанган исеменә лаек булды

Мәдәният хезмәткәрләре көне алдыннан Чишмә районы мәдәният сараеның сәнгать җитәкчесе Нарикбаев Рәүф Рамил улына «Башкортстан Республикасының  атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде.

Атказанган исеменә лаек булды
Атказанган исеменә лаек булды

Бу вакыйга – районыбызның, шулай ук республиканың мәдәни тормышына зур өлеш кертү белән билгеләнгән күпьеллык эшчәнлек нәтиҗәсе.

Р. Нарикбаев мәдәният өлкәсендә 1985 елдан бирле эшли. Һөнәри стажы – 41 ел. Аның тормышы яшьтән үк мәдәнияткә хезмәт итүгә багышланган.

Ул 1960 елның 25 октябрендә Чишмә поселогында туа. Балачактан ук иҗатка тартыла, музыка белән мавыга, үзешчән сәнгатьтә катнаша, мәктәпнең вокаль-инструменталь ансамблендә җырлый.

1978 елда, Чишмәнең 3-нче урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Совет Армиясе сафларына алына. Хезмәт иткәндә үзешчән сәнгатьтә катнаша, сәхнәдә җырлый,  чаралар алып бара. 1981 елда хәрби хезмәттән кайтканнан соң Уфа сәнгать училищесына укырга керә, академик ансамбль һәм хор, эстрада ансамбле артисты белгечлеге ала.

1985 елда сәнгать училищесын тәмамлагач, Район мәдәният сараенда хезмәт эшчәнлеген башлый. 1991 елда Чиләбе дәүләт мәдәният институтын тәмамлап мәдәният хезмәткәре, киңкүләм тамашалар режиссеры-оештыручысы квалификациясен ала. Рәүф Рамил улы – район күләмендә үткән барлык концертларны, киңкүләм халык бәйрәмнәрен, Яңа ел тамашаларын оештыручы, аларның сценаристы һәм куючысы.

Ул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Чишмә районы халкының тарихи батырлыгына багышланган, «Көянтәле фәрештәләр» дип исемләнгән постановка авторы да. Сугыш чорында райондашлар Уфага барып сөт ризыклары саткан, шәһәр халкы файдалы һәм шифалы Чишмә катыгын аеруча яратып алган, сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда ачлыктан коткарган чишмәлеләргә рәхмәтле булган. Рәүф Рамил улы шул чор турында истәлекләрне җыеп, әлеге тамашаның сценариен чынбарлыктагы вакыйгаларга нигезләп язган. Бу композиция беренче тапкыр 2017 елда тамашачылар игътибарына тәкъдим ителде һәм халык арасында киң яңгыраш тапты.

Соңыннан бу сценарий район күләмендә үтүче «Катык бәйрәме» нигезенә салынды, ә инде 2023 елдан башлап республика чаралары календарена кертелде. Рәүф Рамил улы – Туймазы районында узган «Җырлыйк әле» Төбәкара үзешчән татар фольклор ансамбльләр  фестиваль- конкурсында Ярми мәдәният йортының «Җидегән чишмә» татар фольклор ансамбле тарафыннан тәкъдим ителгән «Чишмә катыгы»  сценарие авторы да, бу бәйгедә алар югары бүләк – Гран-прига лаек булдылар.

Аның һөнәри эшчәнлегендә башкорт һәм татар халык/эстрада җырларын башкаручыларның «Чишмә сандугачы» район конкурсын оештыру һәм үткәрү аерым урын алып тора. Әлеге бәйге 1993 елдан башлап ике елга бер тапкыр үтә. Бу чара катнашучыларның күбесе өчен иҗади карьера башлангычы булды.

Р. Нарикбаевның тагын бер зур проекты – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүне бәйрәм итү кысаларында оештырылган, «кайнар нокталарда»гы хәрби хәрәкәтләрдә һәм Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга багышланган, «Тере хәтер» дип аталган патриотик җырлар смотр-конкурсы бүгенге көндә үткәрелгән көнүзәк чараларның берсе булып тора.

Моннан тыш, Рәүф Рамил улы Бөтенрәсәй «Театр төне», «Террорга каршы бергә», «Аеклык көне», «Музейлар төне», «Масленица», «Балалар коляскалары парады», район Сабантуе һәм башка төрле юнәлешле киңкүләм чараларны оештыручы һәм алып баручы да булып тора.

2019 елда ул «Башкортстан Республикасының авыл биләмәләре территорияләрендә урнашкан муниципаль мәдәният учреждениеләренең алдынгы хезмәткәрләре» номинациясендә җиңүче дип танылды. 2022 елда БР мәдәният министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Хәзерге вакытта Рәүф Рамил улы чаралар куюдан тыш, сәхнәдә эшләвен дәвам итә: спектакльләрдә уйный, җырлый, шигырьләр укый, яшь артистларга остазлык итә.

Һөнәри сыйфатларыннан тыш, Рәүф Рамил улы һәвәскәр бакчачы һәм балыкчы, шул ук вакытта үрнәкле гаилә башлыгы да. Тормыш иптәше Әлфия белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзерге вакытта өч оныклары бар, алар картатай дип өзелеп тора.

Бер сүз белән әйткәндә, чыннан да сәләтле кеше бар нәрсәдә дә сәләтле!  Хезмәттәшләре аны киң күңелле, гадел һәм игътибарлы кеше дип яхшы яктан гына бәяли. Һәм барысы да бертавыштан аның гаҗәеп тыйнаклыгын билгеләп үтә. Ә тыныч тышкы кыяфәт артында – ташып торган сәләт, иҗади фикер һәм гаять зур илһам көче яшеренгән.

Рәүф Рамил улына чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иҗат белән тулы озын гомер, гаилә иминлеге һәм һәр эшендә уңышлар телибез!

                                                                                                                                                                               Гүзәл Хисамова, Район мәдәният сарае методисты .

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас