Клубта бәйрәм рухы хөкем сөрде. Кайбер кунаклар уңайлы диваннарга утырып кичә башлануын көттеләр, икенчеләре игътибар белән Мостай Кәримнең монофонга язылган шигырьләрен тыңладылар, башкалары, бөек әдипнең әсәрләренә тагын беркат күз салу өчен, китапханәгә керделәр. Барысы да Уфадан кунаклар килүен көтте.
Менә, ниһаять, мәдәният йорты бусагасында Әлфия Мостафа кызы күренде, аның белән бергә башкорт әдәбиятының күренекле вәкилләре Зөһрә Буракаева һәм Алмас Шаммасов та килделәр.
Язучының кызы Әлфия ханым билгеләп үтүенчә, әтисенең туган ягына кайту аның өчен дулкынландыргыч, әмма шул ук вакытта шатлыклы вакыйга.
– Әти туган ягына кайтып, авылдашлары белән аралашып килгәннән соң һәрвакыт яңа әсәрләр язарга илһамлана иде. Ул, киләчәкнең яшьләргә, балаларга бәйле булуын аңлап, алар белән үзенең зирәклеген һәм тормыш тәҗрибәсен уртаклашты. Шуңа күрә күп әсәрләре нәкъ яшь буынга адресланган, – диде Мостай Кәрим исемендәге фондка нигез салучы Әлфия ханым укучыларга мөрәҗәгать итеп.
Келәш күп функцияле клубы хезмәткәре Илмир Кудабаев Әлфия Мостафа кызына үзенчәлекле бүләк, курай сабагыннан кисеп үз куллары белән ясаган милли уен коралын – курай тапшырды һәм язучы яраткан «Бейеш» көен уйнап күрсәтте.
Язучының иҗатын сөючеләр арасында авыл халкы да күп иде.
«Минем исемем Фәри-дә Кудашева. Күпләр ышанмый, шуңа күрә паспортым һәрвакыт янымда», – дип шаяртып, җыелучыларның кү-ңелен күтәреп җибәрде ул һәм клуб, китапханә хезмәткәрләренә бөек язучыны искә алуга багышланган чараларны даими үткәрүләре өчен рәхмәт белдерде.
– Мин 60 ел элек бу авылга килен булып төштем. Мостай Кәрим башка язучылар белән туган ягына еш кайта иде. Бөтен авыл белән аларның шигырьләрен тыңларга җыела идек, – дип истәлекләре белән уртаклашты Фәридә Кудашева.
Район мәдәният сарае артистлары бөек язучының иҗатын сәхнәләштереп, тамашачыларга «Ай тотылган төндә» һәм «Кәләш урлау» әсәрләреннән өзекләр тәкъдим иттеләр. Сәхнәдә шулай ук Ризида Әхмәтшина һәм Айгөл Газиева башкаруында Мостай Кәрим шигырьләренә язылган җырлар яңгырады.
Бу көн Башкортстан язучысы һәм драматургы, халык шагыйре Мостай Кәримнең төрле буыннарны берләштерүен, кечесеннән алып олысына кадәр һәркемнең хәтерендә яшәвен тагын бер кат исбатлады. Аның иҗаты халыкның республика тарихы һәм мәдәнияте белән бәйләнешен ныгыта.
Шагыйрьнең сүзләре, ул гомерен багышлаган туган төбәге бар чакта, мәңгелек курай моңы кебек халык күңелендә сакланыр.