Сабыйларның татарча сөйләшүен, видеоязмаларның сыйфатын исәпкә алып, финалга җиде бала сайлап алынды. Бу көнне алар Ярми авылы мәдәният йортының ямьле сәхнәсендә чыгыш ясадылар.
Чишмәлеләр кунакларны күркәм тамаша белән каршы алдылар. Балалар сәхнәдә үзләрен иркен тотсыннар өчен әкият дөньясына сәяхәт тәкъдим ителде – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне булуын күз уңында тотып «Су анасы» әкиятеннән бер күренеш тәкъдим ителде.
Узган елгы бәйгедә җиңү яулаган Җәннәт Бикмәтова белән Ранэль Фәттаховның чыгышлары да бәйгедә катнашучыларны дәртләндереп җибәрде.
Финалга чыккан Бакалы ра-йонының Катай авылы, Илеш районының Карабаш авылы, Чишмә поселогының «Аленушка» һәм Ярми авылының «Салават күпере» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр үз чыгышларында Ватанны саклаучылар темасына өстенлек бирделәр. Бәйге программасы биш биремнән торды: балалар тәү чиратта үзләре белән таныштырып үттеләр, аннары яраткан, күңелләренә хуш килгән мавыгулары турында сөйләделәр, әниләре һәм карт-әниләре белән бергәләп пешергән ризыкларны тәкъдим иттеләр, төрле төсләр кулланып милли бизәкле татар паласын җыйдылар һәм үз якларындагы йолаларны һәм гореф-гадәтләрне күрсәттеләр.
Балаларның чыгышын «Ак калфак» татар хатын-кызлары берлеге иҗтимагый оешмасы президенты Люция Вафина җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләде.
Нәтиҗәдә, «Татар кызчыгы-2025» титулын Бакалы районының Катай авылыннан Әди-лә Әхмәтова яуласа, «Татар малае-2025» исеменә Ярми авылыннан Сөләйман Аллаяров ия булды. Калган катнашучылар исә төрле номинацияләрдә билгеләнде. Илеш районының Карабаш авылыннан Ислам Гыйззәтуллин «Иң сәләтле малай», Ярми авылыннан Эмилиана Йосыпова «Иң сәләтле кыз» номинациясендә җиңү яуладылар, ә Чишмә поселогыннан Аделина Гыймадиева иң матур сәхнә образы тудырган өчен бүләк алды. Гомумән, бу көнне беркем дә бүләксез калмады – бәйгедә катнашучылардан тыш, аларны әзерләүдә ярдәм итүчеләргә дә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әйе, туган телдә барысы да иркен сөйләшми, ләкин алар моңа омтыла. Бу да мактауга лаек бер күренеш! Мондый чаралар киләчәктә ешрак оештырылсын иде дип телисе килә, чөнки алар туган телебезне өйрәнүгә, бай мәдәниятебез белән кызыксынуны арттыруга зур этәргеч бирә.