«Тавышы гаҗәеп көчкә ия, ул хис-кичерешләрнең барлык төсмер-ләрен, сагышлы тойгылардан алып шатлыкка кадәр тапшырырга сәләтле. Һәр нота табигый яңгырый, әйтерсең лә, табигать үзе аңа дөрес интонацияләр һәм акцентларны әйтеп тора.
Безнең Татьяна теләсә кайсы җырны үзенең кичерешләре һәм сәнгатькә мәхәббәте белән тулыландырып, үзенчәлекле итә белә», – дип билгеләп үттеләр сәнгатьне бәяләүчеләр, концерттан соңгы тәэссоратлары белән уртаклашып.
Татьяна Анатольевнаның репертуарында Рәсәйгә, табигатькә һәм мәхәббәткә багышланган бик күп лирик композицияләр бар. Күңелне шатлык һәм илһам нуры белән тулыландыручы якты, дәртле халык җырлары аерым урын алып тора. Концерт программасы да берничә жанрны: стильләштерелгән һәм халык җыр-ларын, инструменталь музыканы һәм биюләрне берләштерә. Боларның барысы да Ватанга тирән мәхәббәт белән сугарыла.
Чарада яшь башкаручылар Аурелия Тавмосян (соло) һәм Родион Йомагулов та чыгыш ясады.
Юлия Метлицкая җитәкчелегендәге «Малахит» халык уен кораллары ансамбле, шулай ук Дарья Суркова җитәкчелегендәге «Колорит» инструменталь ансамбле кичәнең бер бизәге булды.
Алар башкаруында үзенчәлекле аранжировкалар яңгырады. Тамашачылар шулай ук Карина Михайлова җитәкчелегендәге «Реверанс» хореография коллективы, «Родники» гаилә ансамбле һәм Татьяна Кандрашкина җитәкчелегендәге үрнәкле «Белые росы» ансамбль чыгышларын да яратып карадылар.