Жюри әгъзалары һәр спектакльне игътибар белән карап бәя бирде. Алар фестивальдә катнашучыларның югары дәрәҗәдәге әзерлеген, актерлык осталыгын һәм хис-кичерешләрне тамашачыларга җиткерә белүләрен билгеләп үттеләр.
– Быел «ТЕАТРАЛиЯ» конкурсында катнашучылар һәм аны оештыручылар зур эш башкардылар. Әлеге бәйге елдан-ел популярлаша бара, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты жюри әгъзасы Айгизә Моратова. – Мин, Уфа дәүләт сәнгать академиясенең элеккеге студенты буларак, зәвыкка игътибар иттем. Минем өчен актерларның персонаж образына һәм үзләре чагылдырган заман рухына туры килерлек итеп киенүләре мөһим. Балалар сәләтләрен күрсәттеләр, әмма шомартасы урыннар бар әле. Хәтта һөнәри артистлар да сәхнәгә чыгар алдыннан ныклап әзерләнәләр, һәм бу шулай булырга тиеш тә. Бәйгедә катнашучылар арасында икенче мәктәп укучыларын, бигрәк тә өченче урын алган Равил Баязитовны билгеләп үтәргә кирәк. Шулай ук дүртенче мәктәп укучылары да яхшы чыгыш ясадылар, сценарийның авторы – элек театр төркемендә шөгыльләнгән Регина Янбарисова. Аның эше игътибарга лаек. Моннан тыш, беренче, өченче һәм бишенче мәктәп укучылары мактауга лаек, алар да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Бигрәк тә Бишкәҗә һәм Дурас авылларыннан килгән сәләтле балаларны аерып үтәсем килә. Алар шулкадәр ышандырырлык итеп уйнадылар, хәтта тәннәр чымырдап китте.
Гомумән алганда, быел балалар, узган ел белән чагыштырганда, яхшырак чыгыш ясадылар. «ТЕАТРАЛиЯ» бәйгесе елдан-ел сыйфатлырак була бара һәм анда катнашучылар саны да арта.
Фестивальдә Бишкәҗә һәм 1-нче мәктәп укучылары җиңү яуладылар, Дурас, Әмин һәм поселокның дүртенче мәктәбе коллективлары икенче урында, Иске Муса, Енгалыш, Ар авыллары һәм 2-нче мәктәп артистлары өченче урын алдылар. Алар куйган спектакльләр тамашачылар өчен чын ачыш булды.
«ТЕАТРАЛиЯ» фестивале катнашучылар һәм тамашачылар өчен бәйрәм һәм күңел ачу гына түгел, сәнгатьнең көченә ышаныч һәм илһам бүләк итте. Әлеге вакыйга укучыларны тәрбияләүдә һәм мәдәни үсештә мөһим корал булып торуын күрсәтте.