Рус география җәмгыятенең Башкортстан бүлеге рәисе булып уңышлы эшләүче Камил Җиһаншин 2019 елда төбәк бүлегенең мактаулы рәисе итеп сайланды. Ул күп еллар дәвамында экспедицияләрдә катнашып уникаль материаллар җыя, алар аның кыргый хайваннар турындагы «Маха или история жизни кунички», «Боцман», «Таежные истории», «Скитники», «Золото Алдана», «Хождение к Студеному морю» һәм башка китапларында чагыла.
«Арт-Корылтай» форумында муниципалитетыбызның брендлы чарасы – «Катык бәйрәме» билгеләп үтелде. Чишмә районында үткәрелгән чара югары бәяләнде һәм Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
«Атайсал» мәдәният үзәгендә клуб учреждениеләре хезмәткәрләренең җыелышы узды, анда катнашучылар креатив индустрияләрдә клубларның роле һәм урындагы берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Фикер алышуда район һәм авыл мәдәният учреждениеләре директорлары һәм белгечләре, шулай ук иҗади коллективлар җитәкчеләре катнашты.
Чара барышында мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре бүләкләнде.
Алар арасында Чишмә районы Мәдәният сараеның мәгълүмат-методика бүлеге җитәкчесе Альмира Мөслимова да булды.
Һөнәри осталыгын һәм мәдәни башлангычларны үстерүгә өлеш кертүен тану йөзеннән, Чишмә мәгълүмат үзәге директоры, «Родник плюс»-«Чишмә» һәм районара «Йәйғор» гәзитләренең баш мөхәррире Дилбәр Равил кызы Хәмитова мәдәният үсешенә һәм «Кече Ватан мәдәнияте» проектын яктыртуга өлеш керткәне өчен РФ Дәүләт думасы исеменнән Рәхмәт хаты алды.