Бу юлы конкурста «Задоринки» бию студиясенең өлкәнрәкләр составы катнашты.
Бию студиясенә йөрүче Ирина Швалева район гәзите журналистларына хәбәр итүенчә, атна саен диярлек төрле чараларда катнашу коллектив өчен гадәти хәл, әмма шулай да һәр сәфәр – зур сынау.
Менә узган шимбә көнне дә фестивальгә вакытында барып җитү өчен аларга иртән сәгать дүрттә үк юлга чыгарга туры килгән.
Шунсы куанычлы, балалар тагын ике беренче урын алып, шатланып кайтканнар.
– Жюри безнең биюебезне югары бәяләде һәм башка коллективлардан остарак чыгыш ясавыбызны билгеләп үтте! Рәсәйнең һәм Башкортстанның танылган хореографы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле балетмейстеры Риф Габитовтан шундый мактау сүзләре ишетү күңелләребезне күтәреп җибәрде.
Нәтиҗәдә, без ике бию өчен бертавыштан өч бишле алдык! Сәфәребез бик уңышлы булып чыкты. Бу безнең өчен тагын матур истәлек, – дип безнең белән тәэссоратларын уртак-лашты Ирина Швалева.
Чишмә районының «Задоринки» балалар бию студиясе егерме ел элек оештырылган. Аның төп юнәлеше – халык биюләре. Коллективта өч яшьтән уналты яшькә кадәрге балалар шөгыльләнә.
Бүгенге көндә «Задоринки»да җиде яшь төр-кеме бар. Бию студиясе җитәкчесе һәм хореографы – Резеда Мөхәммәдиева.