Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
1 ноябрь , 12:00

Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү: төп сорауларга җаваплар

Уфа хаклы рәвештә Башкортстанның төп символы булып саналган Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләүгә әзерләнә. Скульптор Сосланбәк Тавасиев тарафыннан 1967 елда ясалган әлеге монумент авырлыгы 40 тонна чамасы булган 10 метрлы чуен ат сыныннан гыйбарәт. 2024 елның ноябрендә һәйкәлне төзекләндерү буенча башланачак эшләр Уфа бюджетыннан финанслана: бу максатларга 300 миллион сумнан артык акча бүлү планлаштырыла Реставрация эшләре күпмегә сузылачак, экспертиза нәрсә әйткән, һәм ни өчен һәйкәлне ремонтлау өчен пьедесталдан алырга кирәк – мәкаләбездә сүз шул турыда бара.

Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү: төп сорауларга җаваплар
Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү: төп сорауларга җаваплар

ҺӘЙКӘЛ АВАРИЯ ХӘЛЕНДӘ ДИП ТАНЫЛГАН

2024 елның 14 октябрендә Башкортстан Республикасы бу-енча мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәлеге федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектын саклау буенча эшләр башкаруга документациягә дәүләт тарафыннан тарихи-мәдәни экспертиза нәтиҗәләре буенча акт бастырып чыгарды. Документацияне Казанның «ТСНРУ» акционерлар җәмгыяте эшләгән, экспертизаны Санкт-Петербургның «С. П. Бург һәм партнерлар» җәмгыяте хезмәткәрләре үткәргән. Алардан күренгәнчә, монумент авария хәлендә һәм ныклы реставрациягә мохтаҗ.

Атка атланган җайдак скульптурасы гына түгел, ә һәйкәл урнашкан пьедестал һәм хәтта ел саен елга ягына авыша барган курган да ремонт таләп итә. Ремонтны озакка сузу бөтен һәйкәл җимерелү белән тәмамланырга ихтимал.

НӘРСӘЛӘР ЭШЛӘНӘЧӘК?

Җайланманың югалган элементы – геометрик бизәкле, коелган җиз тәңкә формасындагы күкрәкчә торгызылачак, бу һәйкәлгә аның тарихи тәңгәллеген кайтарырга мөм-кинлек бирәчәк. Шулай ук 2005 елда фирәзә төсенә үзгәртелгән тарихи кара-соры төсмерне кайтару планлаштырыла.

Һәйкәлнең ныклылыгын торгызу өчен авария хәлендә булган эчке металл каркас алыштырылачак. Постамент зурлыгы, формасы һәм фактурасы буенча тәңгәл килгән, ялтыратылган кара гранит блоклар белән тышланачак.

Шулай ук проект курганның беренчел формасын һәм габаритларын торгызуны һәм аны көчәйтүне дә күздә тота.

АЛЫРГА ЯРАМЫЙ КАЛДЫРЫРГА

Экспертлар бертавыштан скульптураны постаменттан алу, махсус әзерләнгән һәм җиһаз-ландырылган бинада реставрацияләү мөһимлеген раслый.

Һәйкәл берничә конструктив үзенчәлектән төзелгән. Тышкы ягы 60тан артык кисәктән тора. Эчке ягында швеллер һәм двутаврдан (профильдән) торган каркас урнашкан. Экспертиза һәйкәлнең эчке каркасын алыштыру кирәклеген раслый, шуңа бәйле рәвештә һәйкәлне сүтү һәм терәк булып торган эчке каркаска керү мөһим. Моны һәйкәлне постаменттан төшермичә эшләп булмый. Скульптура куелган пьедесталның үзен дә ремонтларга кирәк. Нәкъ менә эчке яктагы бетонның техник торышы канәгатьләнерлек түгел, – дип аңлатты Башкортстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау идарәлеге начальнигы урынбасары Айнур Мөслимов.

Һәйкәлнең авырлыгы 40 тоннадан артык, аны сүтмичә генә ремонтлау куркыныч. Моннан тыш, һәйкәл урнашкан курганны да тәртипкә китерү планлаштырыла. Скульптураны сүтмичә анда кереп булмаячак.

Проект эшләрен башкаручы нәкъ менә шул сәбәпләр аркасында һәйкәлне сүтеп алып реставрацияләү турында карар кабул иткән.

Сүтеп алганнан соң скульпторга аның эченә кереп, һәйкәлне реставрацияләү өстендә тыныч кына эшләргә мөмкин булачак. Әлеге вакытта проект документлары белән шөгыльләнүче оешманың «Ватан-ана чакыра!» скульптурасын төзекләндерү тәҗрибәсе бар, – дип хәбәр итә эксперт.

Салават Юлаев һәйкәлен остаханәдә реставрацияләүнең күп кенә уңай яклары бар, дип исәпли әңгәмәдәшебез.

Цехта һәйкәлне ачып, яктыртып карарга, җылытырга, каркасны тикшерергә, кайбер урыннарын алыштырырга, эретеп ябыштыру эшләрен башкарырга була. Ягъни, остаханәдә аны барлык сәнгать үзенчәлекләрен исәпкә алып тулысынча торгызырга мөмкин, боларны урамда эшләп булмый. Анда һава шартлары да йогынты ясый, башка уңайсызлыклар да бар. Өстәвенә, нигезен һәм курганны ремонтлау да мөһим, – дип сөйләде ул.

БЕР АЛГАЧ КИРЕ КУЕЛМАЯЧАКМЫ?

Салават Юлаев һәйкәлен кабаттан куймаячаклар дигән имеш-мимеш сүзләр дөреслеккә туры килми. Бу хакта борчылырга кирәкми. Монументны реставрацияләү эшләре Уфада башкарылачак. Башкалада моның өчен бөтен шартлар бар.

Салават Юлаев һәйкәле – ул республиканың аерылгысыз символы. Бик күп рәсәйлеләр Башкортстанны әлеге һәйкәл һәм Салават Юлаев исеме белән күзаллый.

Аның образы Башкортстан халкы тормышының барлык өлкәләре белән тыгыз бәйле. Күп санлы архитектура объектлары, урамнар, авыллар, район, шәһәр атамалары аның исемен йөртә. Украина, Эстония һәм Казахстанда да аның хөрмәтенә аталган урамнар, республикада батырның исемен бөтен илгә билгеле иткән хоккей клубы бар, шулай ук аның исемендәге дәүләт орденнары һәм премияләре булдырылган.

Батырның образы һәм аның турындагы истәлек кенә түгел, республиканың чыгып килүче кояш нурларына коенган Салават Юлаев һәйкәле сурәтләнгән гербы да Башкортстан халкы өчен мөһим роль уйный. Әлеге символлар һәм объектларның барсы да Салават Юлаевның Башкортстан өчен мөһимлеген даими искә төшереп тора.

Хәтта хәзерге заман геройлары да Салават Юлаев белән тыгыз бәйләнештә. Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз милли гвардия гаскәрләре составында Салават Юлаев исемендәге башкорт батальоннарында хезмәт итәләр. Алар Донбасста һәм Курск өлкәсендә батырларча хәрби бурычларын үтиләр.

Бөек Ватан сугышы елларында башкорт халкы каһар-маны Александр Невский, Кузьма Минин, Дмитрий Пожарский, Александр Суворов һәм Михаил Кутузов кебек геройлар исәбенә керде. 1941 елда совет экраннарында Рәсәй кинематографиясенә нигез салучы Яков Протазанов төшергән «Салават Юлаев» фильмы күрсәтелә башлады.

Башкортстанның милли герое образы немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә актив кулланылды. 1943-1945 елларда Кызыл Армиядә башкорт халкының милли каһарманы исеме белән бәйле рәсми исем йөрткән ике хәрби часть – бронепоезд һәм артиллерия полкы була. Рәсәй Герое һәм 112-нче башкорт кавалерия диви-зиясенең легендар командиры Миңнегали Шәйморатов сугышчылар алдында чыгыш ясаганда «Салават токымы чигенә белми» дип әйтә торган булган.

Һәйкәлләрне реставрация-ләүне киләчәккә инвестиция белән чагыштырып була, чөнки ул милли үзаңыбызны һәм тарихи үткәнебезне саклап калырга һәм бездән соң киләсе буынга тапшырыга ярдәм итә. Ул республика символы булып торган монументның беренчел кыяфәтен һәм тарихи статусын кайтарырга мөмкинлек бирә.

Мәкалә «Республика Башкортостан» Нәшрият йорты редакциясе тарафыннан әзерләнде

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: