Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
28 октябрь , 10:00

Яңа мөмкинлекләр дөньясы

Шушы көннәрдә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең туган төбәге – Келәш авылында тантаналы рәвештә заманча китапханә ачылды. Әлеге мәртәбәле чара күренекле якташыбызның тууына 105 ел тулу уңаеннан оештырылды. Келәш авылы китапханәсенең Чишмә районында сигез миллион сум күләмендә федераль субсидия откан бердәнбер мәдәният учреждениесе булуын билгеләп үтү урынлы булыр. Мәкаләнең дәвамы сайтта

Яңа мөмкинлекләр дөньясы
Яңа мөмкинлекләр дөньясы

Ул Башкортстанда җиһазландыру буенча тиңнәр булмаган бердәнбер һәм уникаль китапханә, – диде Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Илнур Мөхьянов үз чыгышында. – Келәш авылы – башкорт мәдәниятенә һәм әдәбиятына зур өлеш керткән бөек иҗат ияләренең туган төяге. Бөек шәхес – Мостай Кәримнең мәшһүр шигырьләрен, аның әсәрләре буенча куелган спектакльләрне һәм фильмнарны күпләр яттан белә. Чишмәдә – Мостай Кәримнең туган ягында шагыйрьнең истәлеген мәңгеләштерү буенча зур эш алып барыла, – дип сүзен дәвам итте ул чишмәлеләргә рәхмәт белдереп.

Без бөтен дөньяга билгеле шәхес белән бер районда тууыбыз белән бәхетлебез, – дип билгеләп үтте кунаклар алдында чыгыш ясаганда район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.

Ул район китапханә-челәренең яңа проектларны гамәлгә ашыруына, шул исәптән бөек якташларыбызның истәлеген мәңгеләштерү буенча эш алып баруына ышаныч белдерде.

Келәш китапханәсе мөдире Гөлфинә Ямалетдинова билгеләп үтүенчә, киштәләрдә сигез меңнән артык китап бар, биредә монофоннар кулланып Мостафа Сафа улының тавышын һәм легендар артистлар башкаруында аның әсәрләрен тыңларга мөмкин.

Китапханәбезнең «йөрәге» – уңайлы һәм заманча итеп җиһазландырылган әдәби кунакханә. Залда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус техника – цифрлы лупа, плеер һәм клавиатура, начар күрүчеләр өчен тәгаенләнгән ачык клавиатура – ориентир бар, – диде ул.

Бөек классикның кызы Әлфия Кәримова – китапханәнең даими кунагы. Ул әдәби коллекцияне ике телдә бастырылган «Әлфия хикәяләре», шулай ук «Безнең өйнең яме» һәм «Озын-озак балачак» повестьлары җыентыклары белән тулыландырган.

Китапханәгә килеп керү белән, беренче булып биредәге ямьлелек һәм уңайлылык күзгә чалына. Авыл халкы мондагы яңа технологияләр турында әлегәчә күз алдына да китерә алмаган. Балалар белән килүчеләр биредә тыныч кына китап укып утыра ала, «Безнең өйнең яме» дип аталган уен бүлмәсе хәтта кечкенә сабыйларның да игътибарын җәлеп итәрлек.

Келәш авылы китапханәсенең, төбәкнең мәдәни байлыгын исәпкә алып, үзенчәлекле стильдәге бизәлешен һәм заманча дизайнлы булуын билгеләп үтик.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: