Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
20 август , 09:00

Мең ыруының фольклор форумы

Районыбызның «Турахан» Визит-үзәгендә мең ыруының фольклор форумы узды. Кунакчыл Чишмә җирендә, амфитеатрда, мең ыруы составына керүче районнардан килгән делегация вәкилләре очрашуы оештырылды. «Турахан җирендә мең ыруы вәкилләре» фольклор форумында республиканың Чишмә, Әлшәй, Дәүләкән һәм Уфа районнары делегацияләре актив катнашты. Форумның рәсми өлеше мең ыруы гимнын башкарудан башланды. Чишмә районы исеменнән алып баручы Альбина Әбүталипова, Вәсилә Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге «Гөлнәзирә» башкорт фольклор ансамбле һәм курайчы Салават Гыйльметдинов чыгыш ясады. Тамашачылар Дәүләкән шәһәре, Дәүләкән һәм Әлшәй районнарыннан килгән кунаклар – Кифая Миңнегулова җитәкчелегендәге «Ахирәтләр» халык фольклор ансамбле, Гөлзирә Карагулова, Камил Буранов, Регина Хәйретдинова һәм Әнисә Вахитова чыгышларын бик яратып кабул иттеләр. Мәкаләнең дәвамы сайтта

Мең ыруының фольклор форумы
Мең ыруының фольклор форумы

Башкортстанның атказанган артисткасы, Сургут филармониясенең «Светилен» хор капелласы вокалчысының чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Аның композицияләре амфитеатрда аеруча үзенчәлекле яңгырады. Мең ыруы фольклор форумында җырчы Гөлфинә Хәмитова да чыгыш ясады.

– «Турахан» Визит-үзәгенә беренче тапкыр килдек, күргәннәребездән бик нык тәэсирләндек. Бу безнең өчен зур мәртәбә. Чакыруны аеруча дулкынланып кабул иттек, – дип билгеләп үттеләр кунак-лар.

Иҗтимагый оешмалар активистларына халык гореф-гадәтләрен саклауга һәм туган телне үстерүгә керткән өлешләре өчен Бөтендөнья башкортлар корылтаеның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мең ыруы берләшмәсе рәисе Әхнәф Тимербулатов, философ, социолог, философия фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Республикасының Фәннәр академиясе академигы Фәнил Фәйзуллин форумда катнашучыларга рәхмәт белдерделәр.

Киләчәктә дә халыклар арасында дуслыкны, милләтара татулыкны һәм мөнәсәбәтләрне ныгыту юнәлешендә актив эшләргә өндәделәр. Башкорт халкының милли мәдәниятен һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрен, сәламәт яшәү рәвешен пропагандаладылар, мең ыруы башкортларын берләшергә, башкорт халкының рухи тормышын баетырга, милли йолаларны, халык уеннарын һәм гореф-гадәтләрен югалтмаска чакырдылар.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: