Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 август , 09:05

Мәдәни чаралар дәвам итә

Шимбә көнне Евразия күчмә цивилизацияләр музее Визит-үзәгендә, һава торышы болытлы һәм яңгырлы булуга карамастан, «Йатаган» этно-төркеме чыгыш ясады. Мультиинструменталистлар квартетын берләштергән коллектив бары тик акустик уен коралларында «World music» һәм «Folk music» жанрларын, башкорт халык моңнарын, шулай ук авторлар язган көйләрне уйнадылар. Заманча аранжировкалар белән эксклюзив башкорт халык уен коралларында: ятаган, бишкыл, думбыра, кыл-кубыз, курайда, шулай ук дөнья халыкларының уен коралларында көйләр башкардылар. Мәкаләнең дәвамы сайтт

Мәдәни чаралар дәвам итә
Мәдәни чаралар дәвам итә

– Без концертка балаларыбыз башкорт халык көйләрен тыңласыннар, мәдәни мирасыбызны күрсеннәр, дип килдек. Бу бит безнең Ватаныбыз, без монда яшибез, шуңа күрә балачактан ук туган якка карата сөю тәрбияләү мөһим, – дип фикере белән уртаклашты шимбә көнне ире Илшат һәм кызлары Ләйсән һәм Алсу белән Уфа районыннан килгән кунак Альбина Бүләкова.

«Турахан» Визит-үзәге концерт куелу уңаеннан яңа рекорд куйды – бер көндә бирегә 4334 кеше килде. Концерт программасында башкорт халык эпосларыннан өзекләр, популяр халык көйләре һәм авторлар интерпретацияләре тәкъдим ителде. Тамашачылар «Йатаган» төркеме чыгышын бик җылы кабул итте. Алар таныш көйләргә кушылып рәхәтләнеп җырладылар, биергә төшүчеләр дә булды. Тарихи истәлекләргә бай булган төбәктә концертлар оештыру турында хуплау сүзләре ишетелде. Бу урынның тарихы, аның яңартылуы бүгенге көндә район халкы өчен чын казаныш булып тора.

Евразия күчмә цивилизацияләр музее Визит-үзәге эшли башлаганнан бирле беренче айда биредә, башка төбәкләрдән һәм чит илләрдән килүчеләрне дә исәпкә алып, 25 меңнән артык кеше булган. Кунаклар күбесе ял көннәрендә килә – якынча 2000-2300 турист.

Шимбә көнне, 17 августта, Визит-үзәккә килүчеләр танылган хатын-кызлар коллективының чыгышын күрә алачак.

Бу «Hazina» этно-проекты, аның белән хәзерге вакытта бердәнбер һөнәри курайчы Земфира Рәшитова җитәкчелек итә. Проектның иҗаты – поп-мәдәният, клуб мәдәнияте һәм фольклор синтезы. «Hazina» этно-проекты Рәсәйдә һәм халыкара платформаларда чыгыш ясап, Башкортстан мәдәниятен уңышлы чагылдыра.

25 августта сезне Италиянең «Ла Скала» опера театрында алкышларга күмелгән танылган Роберт Юлдашев һәм аның «Курайсы» төркеме чыгышы көтә.

Һәр шимбә кичке сәгать 8дә башланган концертларга керү бушлай.

*Концертлар расписаниесендә үзгәрешләр булырга мөмкин, бу турыда социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә кисәтәчәкбез.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: