Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
12 август , 14:02

«Җидегән чишмә» ансамбле төбәкара фестивальдә катнашты

Ярми мәдәният йортының «Җидегән чишмә» фольклор ансамбле Туймазы районы Төмәнәк авылының «Бабай утары» этнография музее территориясендә узган «Җырлыйк әле!» төбәкара фестивалендә катнашты.

Узган елларда Гран-при алучы коллективлар арасында милли киемнәр парады да үтте. Алар арасында безнең «Җидегән чишмә» ансамбле дә булды. Без фестивальгә мәртәбәле кунак буларак чакырылдык. Тамашачылар игътибарына һәм жюри хөкеменә «Армиягә озату» йоласын тәкъдим иттек. Борынгы заманнарда егетләрне хәрби хезмәткә ничек озатуларын һәм хәзерге заманда халкыбызда сакланып калган йолаларны күрсәттек. Халык гореф-гадәтләрен бөртекләп җыйдык, ә актерлар сәхнәгә куелышның төп идеясен тормышка ашырды – буй җиткән егетне бөтен авыл белән хәрби хезмәткә озату, ата-анасының үгет-нәсихәт бирүе, аңарда үз мөмкинлегенә ышаныч уятуы, уллары белән горурланулары, йөргән кызының солдатны көтәргә вәгъдә итүе, халыкның солдатка хезмәтне җиңел үтәргә ярдәм итәчәк догаларга ышанулары сәхнәләштереп күрсәтелде. Тамаша ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылды.

Ярмилеләрнең чыгышы беркемне дә битараф калдырмады, актерларның ихлас уйнавы, музыкаль бизәлеш тамашачыларның күңел кылларын тибрәтте.

Коллектив республиканың «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыяте дипломы белән бүләкләнде.

Үзешчән татар фольклор коллективларының «Жырлыйк әле!» төбәкара фестиваль-бәйгесе быел җиденче тапкыр үтте. Анда республикабызның күп районнарыннан һәм Рәсәйнең башка төбәкләреннән коллективлар катнашты. Быел фестиваль-бәйге Рәсәйдә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында узды һәм тематикасы гаиләнең ролен күтәрүгә һәм яшь буынны халык гореф-гадәтләре үрнәгендә тәрбияләүгә юнәлдерелде.

Коллектив әгъзаларына, ярдәмчеләребезгә иҗади рух, бердәмлек һәм булышлык итүләре өчен ихлас рәхмәт белдерәм! Без бергә – көч!

«Җидегән чишмә» ансамбле төбәкара фестивальдә катнашты
«Җидегән чишмә» ансамбле төбәкара фестивальдә катнашты
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: