Чишмэ
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
3 июнь , 11:41

Укырга яратучылар өчен бәйрәм

Республика башкаласында икенче тапкыр «Китап-байрам» форумы узды. 24-26 майда Уфаның Совет мәйданында өч көн дәвамында балалар фестивальләре, бәйгеләр, хәйрия акцияләре, гастрофестивальләр, интерактив мәйданчыклар, күргәзмәләр һәм язучылар белән очрашулар узды.

Укырга яратучылар өчен бәйрәм
Укырга яратучылар өчен бәйрәм

Республика башкаласында икенче тапкыр «Китап-байрам» форумы узды.

24-26 майда Уфаның Совет мәйданында өч көн дәвамында балалар фестивальләре, бәйгеләр, хәйрия акцияләре, гастрофестивальләр, интерактив мәйданчыклар, күргәзмәләр һәм язучылар белән очрашулар узды.

Тәэссоратлар белән уртаклашам

Миңа да, бу мәкаләнең авторына, китап бәйрәмендә булырга туры килде. Иң башта, аны оештыручыларның бик күп халык катнашлыгындагы әлеге чараның хәвефсезлеге мәсьәләсенә игътибар бирүләрен билгеләп үтәсем килә. Яшь егетләр кунакларга әдәпле генә итеп керү һәм чыгу тәртибен аңлаттылар һәм беркем дә урнаштырылган металл детекторны урап уза алмады.

Тезелеп киткән кул осталары һәм һөнәрчеләр рәтләре тыныч кына үтеп китәргә мөмкинлек бирмәде. Монда ниләр генә юк – милли стильдәге бизәнгечләр, агачтан эшләнгән әйберләр, уенчыклар күз явын алып торды!

Бәйрәмдә халык күп булуга карамастан, Совет мәйданында йөрү уңайлы булды.

Фестивальнең төп герое – китаплар күп иде. Төрле нәшриятлар, авторлар үз ассортиментын тәкъдим итте, бәяләр төрлелеге һәркемгә күңеленә хуш килгән китапны сайлап алырга мөмкинлек бирде.

Бу көнне мин Орск шәһәреннән килгән язучы Зөлфия Шаһитова белән танышу бәхетенә ирештем. Ул автобиографик әсәрләр яза. Балачагында республикабыздагы балалар йортында тәрбияләнгән. Зөлфия Рәшит кызының сюжетлары үз кичерешләре турындагы истәлекләрдән туа. Китап ярминкәсендә катнашу аның өчен бик дулкынландыргыч, әмма, үзе әйтүенчә, ул үскән балалар йорты хәйриячеләренең берсе булган Каринэ Хәбированың килеп булышлык күрсәтүе аңа ышаныч өстәгән.

Менә шулай, һәр урында китап сатып алырга гына түгел, ә аралашырга һәм кызык-лы хәлләр турында да белергә мөмкин булды.

Әмма, иң нык тәэсир иткәне әлеге мәйдандагы һәр вакыйганы сурәтләүче рәссам егетләр һәм кызлар булгандыр, мөгаен. Мәйдандагы ыгы-зыгы, кешеләр йөзендәге шатлык, кызыксыну шул минутта аларның картиналарында урын алды...

Борынгы пластинкалар, иске гәзит-журналлар, документлар бланклары, милли костюмнар – биредә күргән-нәрнең исемлеген чиксез дәвам итәргә мөмкин! Моннан тыш, «Китап-байрам»да бүре карачкысы белән фотозона да бар иде. Бер урында хәтта диңгез төенен бәйләргә дә өйрәттеләр.

Менә шулай итеп мин кыска гына вакыт эчендә бәйрәм халәтенә чумдым.

Якташлар белән горурланабыз

Китап бәйрәмендә «Каләм сынау» бәйгесе барышында җиңүчеләргә бүләкләр дә тапшырылды.

Бүләкләнүчеләрнең берсе – райондашыбыз Лилия Сәлихова. Ул «Башкорт телендә проза әсәрләре» номинациясендә беренче дәрәҗә дипломга лаек булды һәм 10000 сум күләмендә сертификат алды. Лилия Әнвәр кызы башкорт телендә фәлсәфи темаларга китаплар яза.

«Зәңгәр кош» үсмерләр театр студиясендә шөгыльләнүче чишмәлеләр Марсель Мусин һәм Тимур Полянский (җитәкчеләре Айгизә Әхмәтшина) «Тере сүз-2024» шигырь яки проза әсәрен сәнгатьле уку буенча республика яшьләр конкурсы финалына чыктылар һәм беренче дәрәҗә лауреатлар булдылар.

Укырга яратучылар өчен бәйрәм
Укырга яратучылар өчен бәйрәм
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: