Чишмэ
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
31 Май , 12:29

Китапханә эше хәстәрлекле хатын-кызлар кулында

Үзәк район китапханәләре хезмәткәрләре Бөтенрәсәй китапханәләр көнен күңелле мәшәкатьләр белән каршы алдылар. Китапханә «Мәдәният» гомумдәүләт проекты буенча 8 миллион 80 мең сум күләмендә грант алды. Һәм шуның ярдәмендә әлеге вакытта Келәш авылындагы модельле китапханә заманча җиһазландырыла.

Китапханә эше хәстәрлекле хатын-кызлар кулында
Китапханә эше хәстәрлекле хатын-кызлар кулында

Үзәк район китапханәләре хезмәткәрләре Бөтенрәсәй китапханәләр көнен күңелле мәшәкатьләр белән каршы алдылар.

Китапханә «Мәдәният» гомумдәүләт проекты буенча 8 миллион 80 мең сум күләмендә грант алды. Һәм шуның ярдәмендә әлеге вакытта Келәш авылындагы модельле китапханә заманча җиһазландырыла.

Грант алу өчен ике тапкыр гариза бирдек һәм икенче тапкырында теләгебезгә ирештек. Безнең проект 580 битлек! Бик зур һәм күләмле, ләкин кызыклы эш булды, – дип сөйләде мәгълүмат-библиография бүлеге мөдире Ирина Шантурова.

Биләмәара китапханә директоры Илүзә Гибадуллина сүзләренә караганда, китапханәне камилләштерү башлангычында Ирина Викторовна тора. Башкалар техник алгарышны үзләштергән һәм төшенгән генә вакытта, ул инде компьютерда эшли белә. Ул барлык китапханәчеләргә, һәм аларга гына түгел, заманча технологияләр һәм программалар дөньясына юл күрсәтүче була. Без сөйләшкән арада китапханәгә килүчеләрнең, хезмәттәшләренең һәм башка мөрәҗәгать итүчеләрнең үтенечен кире какмавы моңа дәлил булып тора. Сөйкемле кыяфәте һәм тыныч тавыш тембры соклану уята.

Ирина Шантурова 1985 елда Уфа китапханә техникумын тәмамлаганнан соң поселоктагы китапханә филиалларының берсенә эшкә кайта. Китапханәче дә, библиограф та булып хезмәт куя. Бүгенге көнгә кадәр Чишмә поселогының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Рәзил Корбангалиев җитәкчелегендә эшләгән елларны рәхмәтле булып искә ала. Ирина Шантурова белән Илүзә Гибадуллина шул вакыттан бирле хезмәттәшләр.

Мәкаләбез герое аңлатуынча, эшен алыштыру турында беркайчан да уйламаган, чөнки, беренчедән, яраткан эше белән шөгыльләнә, икенчедән, холкы буенча үзгәрешләр яратмый.

Күләмле проектны гамәлгә ашыру – аларның уртак эшчәнлегенең тагын бер лаеклы нәтиҗәсе.

Бераз алга китеп шуны хәбәр итик, Келәш авылы китапханәсе филиалына җиһазлар, интерактив корылмалар, виртуаль чынбарлык шлемы сатып алынды. Биредә шулай ук «Горизонт» яшьләр студиясе эшләячәк, тавыш яздыру җиһазлары, музыка кораллары һәм башка кирәк-яраклар белән зур булмаган студия барлыкка киләчәк. Фойеда кунаклар танылган якташыбыз Мостай Кәрим иҗатына багышланган музей белән таныша алачак. Анда шулай ук хикәяләр һәм мәгълүмат тыңлау өчен монофоннар – кулдан ясалган колакчыннар сатып алынган, куаркодлар урнаштырылган. Милли үзенчәлекләр белән «Безнең өйнең яме» дип аталган балалар бүлмәсе дә җиһазландырыла.

Китапханә эше хәстәрлекле хатын-кызлар кулында
Китапханә эше хәстәрлекле хатын-кызлар кулында
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: