Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
21 Май , 09:53

Тылсымлы сәнгать дөньясы

Чишмә авылының 2-нче мәктәбендә менә 15 ел инде «Әкият» курчак театры эшләп килә. Быел аларның юбилее! Курчак театрына Баһаутдинова Ләйсән Мөсәвир кызы җитәкчелек итә. Кечкенә актерлар төрле рольләрдә уйнарга, сүзләр, ишарәләр һәм мимика ярдәмендә хис-тойгыларны белдерергә өйрәнәләр.

Тылсымлы сәнгать дөньясы
Тылсымлы сәнгать дөньясы

Чишмә авылының 2-нче мәктәбендә менә 15 ел инде «Әкият» курчак театры эшләп килә. Быел аларның юбилее!

Курчак театрына Баһаутдинова Ләйсән Мөсәвир кызы җитәкчелек итә. Кечкенә актерлар төрле рольләрдә уйнарга, сүзләр, ишарәләр һәм мимика ярдәмендә хис-тойгыларны белдерергә өйрәнәләр.

Спектакльләргә әзерләнү чын маҗарага әверелә, анда һәр бала үз урынын таба һәм үз сәләтен күрсәтә ала. Кечкенә йолдызчыклар тарафыннан әзерләнгән һәр мавыктыргыч тамаша көчле алкышларга күмелә.

Алар еш кына «Малыш» балалар бакчасына йөрүче сабыйларны үзләренең чыгышлары белән сөендерәләр. Кечкенә актерлар сәхнәгә чыгуга тамашачылар залы шатлык белән тула.

Ата-аналар да мәктәп тормышында зур роль уйный. Регина Гомәрова һәм Эльвина Насыйрова үз куллары белән ясаган курчаклар бүләк иткәннәр. Ата-аналар балаларына һәрвакыт ярдәм итеп торалар һәм аларның уңышларына шатланалар!

Курчак театры ел саен грамоталар белән бүләкләнә. Алар – районда үтүче «Театралия» конкурсында да даими катнашучылар. Быел «Тылсымлы каймак» спектакле өчен «Мәктәп авансценасы» республика фестиваль-конкурсында икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгәннәр.

Укучыларның кечкенә яшьтән сәнгать дөньясы белән кызыксыну мөмкинлеге бар. Оялчан һәм кыюсыз балалар яшьтәшләре белән иркенрәк аралаша башлый, тәртипләре яхшы якка үзгәрә, – ди мәктәп театры җитәкчесе Ләйсән Баһаутдинова.

Зилия Арсланова, 2-нче мәктәп директорының тәрбия эше буенча киңәшчесе

Тылсымлы сәнгать дөньясы
Тылсымлы сәнгать дөньясы
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: