Чишмэ
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
26 апрель , 11:17

Милли киемнәр көне Турахан кәшәнәсе итәгендә башланды

Чишмәлеләр бәйрәм көнендә төньяк-көнбатыш башкортларның киездән тегелгән милли кием үрнәкләрен күрсәттеләр. Чишмә районының Балалар сәнгать мәктәбендә йоннан эшләнгән киемнәрнең сирәк очрый торган коллекциясе саклана. Балалар сәнгать мәктәбе коллективы директорлары Татьяна Хәбибуллина катнашлыгында районның тарихи һәйкәле булган Турахан кәшәнәсе янына барып, милли киемнәр үзенчәлеген гадәти булмаган вариациядә күрсәттеләр.

Милли киемнәр көне Турахан кәшәнәсе итәгендә башланды
Милли киемнәр көне Турахан кәшәнәсе итәгендә башланды

Татьяна Владимировна аңлатуынча, әлеге проект Республика халык иҗат үзәгенең «Урал» халык сәнгате галереясы тәкъдиме белән оештырылган. Проектның авторы Кәримә Кайдалова, һәм ул 2020 елда үткән «Иҗади карар, яңадан фикерләү» проектының икенче варианты.

Милли киемнәр энә һәм җеп кулланмыйча гына, йоннан басылган киездән ясалган. Бу коллекция өстендә Мишкә, Бишбүләк, Зианчура, Бәләбәй, Дүртөйле, Кушнарен, Чишмә районнары, шулай ук Уфа, Учалы, Нефтекама шәһәрләре рәссамнары эшләгән.

Башкортстан Республикасы халыкларының милли киемнәре көне ул һәркемнең нинди этноска керүен һәм үз халкының үзенчәлеген күрсәтә ала торган көн, дип аңлатты Татьяна Владимировна.

Ул ире Федаил Фиргәт улы белән 2010 елдан бирле республиканың башка рәссам-нары белән берлектә халык киемнәре коллекцияләрен туплау өстендә эшли. Хәзер балалары, Юлия белән Самир да әти-әниләре үрнәгендә әлеге техниканы үзләштерәләр һәм яңа идеяләр тәкъдим итәләр.

Киез темасы һәрвакыт көнүзәк булачак. Бу осталыкны үстерү генә түгел, саклап калу һәм яшь буынга тапшыру да мөһим. Киездән эшләнгән кием элементлары тарихта хәтта югары мода дип танылган, ди Татьяна Хәбибуллина.

Сәнгать мәктәбендә, милли киемнәрдән тыш, йон яулыклар коллекциясе дә саклана.

Татьяна һәм Федаил Хәбибуллиннар монотехника, ягъни кара һәм ак төсләрдәге табигый йон белән эшләүне өстен күрәләр.

Турахан кәшәнәсе янында узган фотосессиядәге милли киемнәр коллекциясе бик сыйфатлы йоннан эшләнгән. Табигый тукымалар, ефәк, фактуралы бәйләм җебе кулланып эрләнгән йон милли стиль үзенчәлеге бирә.

Сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче балалар өчен киез тукыма басу буенча осталык дәресләре дә үткәрелүен билгеләп үтик.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: