Чишмэ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
1 апрель , 09:09

Пушкин әсәрләрен укыдылар...

Районның яшь укучылары конкурсында алтмышка якын бала һәм үсмер катнашты.

Пушкин әсәрләрен укыдылар...
Пушкин әсәрләрен укыдылар...

Районның яшь укучылары конкурсында алтмышка якын бала һәм үсмер катнашты.

Чыгышларны бәяләгәндә шигырьләрдән һәм поэмалардан өзекләрнең эчтәлеге, сайланган әсәрнең чыгыш ясаучының яшенә туры килүе исәпкә алынды, әмма актерлык белән сөйләм осталыгы да мөһим булды. Ныклап ятлап килеп, тотлыкмыйча сөйләүчеләр соклану уятты.

Кечкенә конкурсантлар арасында да классик әсәрләр яратучыларның күп булуы сөендерә. Бу тәрбиячеләрнең, педагогларның, китапханәчеләрнең һәм ата-аналарның казанышы.

7-9 яшьтәге катнашучыларның күбесе «Мороз и солнце! День чудесный!», «Унылая пора», «Я ль на свете всех милее?..» дип, күпләребезгә таныш булган юлларны сөйләделәр. Кече яшь төркемендә жюри шигырьләрне иң оста укучы дип бертавыштан гимназиянең беренче сыйныф укучысы Глафира Копылованы билгеләде. Икенче урын берьюлы өч катнашучыга: беренче мәктәптән Кирилл Ермолаевка, Мария Якунинага һәм «Аленушка» балалар бакчасыннан Динә Нуриевага бирелде. Өченче урынны беренче мәктәптән Амелия Гәрәева һәм Уразбахты авылыннан Аскар Петоян алдылар. Калган укучыларны төрле номинацияләрдә билгеләп үттеләр.

10-13 яшьлек конкурсантлар Пушкинның мәхәббәт лирикасын һәм социаль-сәяси темага язылган шигырьләрен сайлаган. Гимназия укучылары Роман Захаров һәм Тимур Мәмлиев оештыручыларны һәм жюри әгъзаларын үзләре сайлаган әсәрләр белән шаккатырдылар. «Клеветникам России» һәм «Бородинская годовщина» шигырьләре бүгенге тормыш чынбарлыгын беркайчан да булмаганча чагылдыра. Бу шигырьләр интернет киңлекләрендә дә шактый популяр, күп кенә танылган актерлар башкаруында аудиовариантларын табарга мөмкин. Бу яшь категориясендә шулай ук Амелия Ганиева, Эвелина Усеева, Виктория Романова һәм Әдилә Михайленко чыгышларын да билгеләп үтәсем килә.

Әлеге бәйгене оештыручы китапханәче Гүзәл Фәйзуллина сүзләренә караганда, Пушкин иҗаты безне гомер буе озата бара. Аның әкиятләре белән без хәреф таныганчы, укырга өйрәнгәнче үк таныш. Күп әсәрләрен яттан беләбез, хәтта көндәлек тормышта да аларны еш мисалга китерәбез.

Пушкин әсәрләрен укыдылар...
Пушкин әсәрләрен укыдылар...
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: