Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
14 март , 11:03

Көлү һәм күз яшьләре аша...

Калмаш авылының «Тамаша» үзешчән театр коллективы спектакль премьерасы күрсәттеМәдәният йорты сәхнәсендә Илфак Шиһаповның «Сонгы тапкыр» пьесасы буенча куелган спектакль премьерасы булды. Режиссеры — мәдәният йорты мөдире Альберт Уразмәтов. Дәвамы сайтта 

Көлү һәм күз яшьләре аша...
Көлү һәм күз яшьләре аша...

Рольләрне Альберт Уразмәтов үзе, Алеся Ибраева, Клара Байкова, Марсель Ибраһимов, Филүз Рәхмәтуллин һәм Наил Уразмәтов башкардылар. Музыкаль яктан бизәлешне Владлен Ибраһимов тәэмин итте, артистларга шулай ук суфлер Гөлнур Ибраһимова да ярдәм итте.
Үзешчән артистларның тирән эчтәлекле уены тамашачыларны
көлдерде дә, борчылырга һәм уйланырга да мәҗбүр итте.

Пьесаның асылы көнүзәк темага багышланган. Көтмәгәндә авыл коесы «кеше тавышы белән сөйләшә» башлый, авыл халкы гаҗәпкә кала. Иң мөһиме, ул авылдагы барлык яңалыкларны һәм бары тик дөресен генә сөйли. Кое янында җыелган барлык кешеләрне «чиста суга» чыгара. Гаилә кыйммәтләренә, экологик темага, дингә һәм сәламәт тормыш рәвешенә кагыла.
Спектакль ахырында тамашачылар
үзешчән артистларны басып алкышладылар, күпләрнең күзендә яшь бөртекләре күренде. Бу спектакльнең уңышлы куелуы, күңелләргә үтеп керүе турында сөйли.
Коллектив безнең районның Түбән
Хаҗәт һәм Благовар районының Ямакай авылларына гастрольләргә барырга да өлгергән инде. Тиздән алар башка авылларның мәдәният йортлары сәхнәсендә чыгыш ясарга планлаштыра.

Рәзифә Хөсниярова, Калмаш авылы китапханәчесе

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: