Чишмэ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
29 декабрь 2023, 09:15

Мәдәни тормыш үзәге

Сәйран китапханәсендә 2017 елдан бирле эшлим. Китапханәгә күрше Каранъелга һәм Бәрсүәнбаш авылларыннан килүчеләр дә бар. Укырга яратучылар белән киңәшләшеп, сөйләшеп, татар халкының гореф-гадәтләрен дәвам итү уңаеннан 10-15 кешедән торган “Диләфрүз” төркемен оештырырга булдык, ул инде 7 ел уңышлы гына эшләп килә.

Мәдәни тормыш үзәге
Мәдәни тормыш үзәге

Бүгенге көндә китапханә авыл халкы өчен мәгълүмат үзәге генә түгел, ә җанлы аралашу, әңгәмә кору һәм ял итү урыны да булып тора.

Чынлап та, төрле чаралар үткәрү тормышка ямь бирә бит ул. "Диләфрүз" төркеменә йөрүчеләр рольләрне чын иҗат кешеләренә хас булганча башкаралар, чыгыш ясау өчен костюмнар тегәләр. Җыр-биюгә оста авылдашларыма карап сокланам.

Милләтебезнең телен, җыр-моңын саклап яшь буынга мирас итеп калдыручы апа-абыйларыбыз бар. Араларында күптән лаеклы ялда булган Фәймә апа Иксанова 70-не узган кеше. Ул яшьләрдән уздырып "әртисләнеп" йөри, һәр хәрәкәте килешеп тора, драма артистларына гына хас матур интонациясе тамашачыларны әсир итә. Ул алдагы көннәрдә дә безне бар күңелен биреп, матур итеп башкарган рольләре белән куандырыр әле, дип өметләнәбез.

Яшьләр арасында чагу йолдызларыбыз, Зөлфия Рәхимова белән Зөһрә Низаметдинова, күп вакытларының эштә үтүенә карамастан, төрле чараларда катнашырга вакыт табалар һәм дәртле чыгышлары белән тамашачыларны сөендерәләр. Күпчелек халык җырларын башкаралар, йөрәккә үтеп керерлек итеп җырлыйлар. Әйткәндәй, Зөлфия авыл Советында яшьләр эшләре буенча белгеч вазифасын башкара. Музыкаль җитәкчебез Ринат абзый Ягафаров безнең төркем өчен үрнәк булып тора. Эш күплегенә, буш вакыты сирәк булуга карамастан, репетицияләрне калдырмый, вакытында килергә тырыша.

Менә шулай күңелләрен биреп кызыклы һәм фәһемле чаралар үткәрергә ярдәм иткән хөрмәтле авылдашларыма чиксез рәхмәтемне белдерәм.

 

Илүзә Батыршина, Сәйран китапханәсе мөдире

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: