Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
8 декабрь 2023, 11:08

Музейга борынгы әйберләр бирүчеләр бүләкләнде

6 декабрьдә поселокның Тарих-туган якны өйрәнү музеенда район хакимияте башлыгы призына музейга борынгы әйберләр бүләк итүчеләр конкурсына йомгак ясалды, ул ел саен «Музейга экспонат бүләк ит» акциясе барышында уза. – Музейга әйберләр китерүчеләр арасында төрле һөнәр ияләре һәм төрле яшьтәге кешеләр бар, аларның барысын да безнең туган як тарихына мәхәббәт берләштерә. Фондларны тулыландыруда яшь буынның, балаларның да катнашуы шатлыклы. Алар арасында чишмәлеләр генә түгел, Уфа, Түбән Тагил, Ташкент шәһәрләрендә, Саха Республикасының Чурапча авылында (Якутия) яшәүчеләр дә бар, – диде музейның бүлек мөдире Эльвера Мостаҗәпова. Дәвамын сайттан укыгыз

Музейга борынгы әйберләр бирүчеләр бүләкләнде
Музейга борынгы әйберләр бирүчеләр бүләкләнде

Бәйгедә алтмыш дүрт кеше катнашты. Алар арасында музейга бик күп матур һәм кызыклы экспонатлар китерүчеләр бар.

Конкурста катнашучылар рейтингы буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: Фәүзия Шәрипова 82 балл җыеп өченче урын алды. Аңа Рәхмәт хаты һәм 10 мең сумлык сертификат тапшырылды.

Константин Фионин бе-лән Рәзит Насыйров икенче урынны бүлештеләр. Аларга да Рәхмәт хаты һәм 10 мең сумлык сертификат тапшырылды. Жюри карары буенча, 95 балл җыйган Гөлнара Обыденнова беренче урынга чыкты. Ул Рәхмәт хаты һәм 30 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Бәйге комиссиясе, конкурста катнашучыларның һәм үзенчәлекле әйберләрнең күп булуын исәпкә алып, 13 өстәмә номинация игълан итте һәм барлык катнашучыларга Рәхмәт хатлары, музейга бушлай керү өчен чакыру кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: