Чишмэ
+9 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
8 декабрь 2023, 10:43

«Ләйсән» ансамбле – «Ике аккош» бәйгесе Гран-при иясе

Республикада Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин иҗатларына багышланган унынчы Бөтенрәсәй «Ике аккош» бәйгесе узды. Аның беренче этабы Фәридә Кудашеваның туган авылы – Келәштә үтте.

«Ләйсән» ансамбле – «Ике аккош» бәйгесе Гран-при иясе
«Ләйсән» ансамбле – «Ике аккош» бәйгесе Гран-при иясе

 

«Вокал башкару» номина-циясендә Башкортстан һәм Татарстаннан вокалчылар, солистлар һәм ансамбльләр, барлыгы 120дән артык кеше чыгыш ясады. Бәйгенең төп шарты ике җыр башкарудан гыйбарәт, берсе Фәридә Кудашева репертуарындагы җыр булырга, ә икенчесен катнашучы үзе сайларга тиеш.

Безнең район вәкилләре – мәдәният сараеның «Ләйсән» халык хатын-кызлар вокал ансамбле, Урта Хаҗәт авылыннан «Шәрифәләр» фольклор коллективы һәм Чишмә поселогыннан Ризида Әхмәтшина, Бәкәй авылыннан Әнисә Шанкаева һәм Раил Хаҗиев, Дурастан Лилия Вәлитова белән Фәһимә Ишмаева, шулай ук Ярми авылыннан Лилия Латыйпова чыгыш ясады.

Светлана Хисаметдинова җитәкчелегендәге «Ләйсән» вокал ансамбле әлеге музыкаль конкурста «Вокал башкару» номинациясендә Гран-прига ия булды.

1 декабрьдә Уфада Башкорт дәүләт филармониясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

«Ләйсән» ансамбле әгъза-лары Айгөл Газиева, Ризида Әхмәтшина, Гүзәл Гыйззә-туллина, Регина Габбасова, Лира Сәйфуллина, Индира Гарифуллина, Ләйсән Хәлимова һәм аккомпаниатор Айдар Басыровка яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез!

 

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: