Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
13 июль 2023, 10:49

Фестивальдән җиңү белән кайттылар

Күптән түгел сәнгать мәктәбе укучылары Түбән Новгородта укытучылары Карина Мостафина һәм Әнфисә Сәйфетдинова җитәкчелегендә «Алтын Лира» конкурсында катнашып, дипломантлар һәм призерлар булып кайттылар.  

Фестивальдән җиңү белән кайттылар
Фестивальдән җиңү белән кайттылар

Бәйгедә илебезнең барлык төбәкләреннән – Пенза, Кострома, Владимир, Тула, Мәскәүдән һәм Башкортстаннан килгән балалар катнаштылар. 

Көчле коллективлар арасында җиңел булмаган көрәштә чишмәлеләр призлы урыннар яуладылар.

«Хореография» номинациясендә «Реверанс» коллективы, «Беләзек» башкорт биюе белән «Родничок» ансамбле һәм «Шаян кыз» биюе белән Ангелина Шакирова өченче дәрәҗә лауреат булдылар. «Учак янында» чегән композициясе белән Софья Казакова һәм үзбәк биюен башкарган «Родничок» ансамбле беренче дәрәҗә дипломнар алдылар. «Шаян кыз» биюен тәкъдим иткән Амалия Нигъмәтҗанова икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

«Вокал» номинациясендә беренче дәрәҗә диплом лирик җыр башкарган Элиза Гайфуллинага тапшырылды, ә «Завалинка» һәм «Я на горку шла» рус халык җырларын тәкъдим иткән Карина Гобәйдуллина һәм Виктория Романова өченче дәрәҗә лауреатлар булдылар.

Конкурста балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә катнашты. Регина Габбасова «Модалар театры» номинациясендә беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Хореографик номер белән чыгыш ясаган Ләйсән Яхина беренче дәрәҗә лауреат булды.

Балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә бик сәләтле. Бәйгедә катнашучыларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз, – диде балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укытучысы Карина Мостафина.

Фестивальдән җиңү белән кайттылар
Фестивальдән җиңү белән кайттылар
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: