Чишмэ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
5 Май 2023, 12:39

Ярмилеләр турында Казанда да беләләр

Ярми Мәдәният йорты мөдире Гөлфия Сәрвәрова Башкортстан делегациясе составында Казанда үткән III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында катнашты. 

Ярмилеләр турында Казанда да беләләр
Ярмилеләр турында Казанда да беләләр

– Пленар утырыш барышында безнең Ярми Мәдәният йорты эшчәнлеге югары бәяләнде, презентация күрсәтелде, бездә үткәрелгән барлык мөһим чаралар: «Маскировка халатлары», «Татар малае, Татар кызы-2023» акцияләре һәм башкалар турында сүз барды.

Кадерле авылдашлар, төрле акцияләрдә катнашучылар һәм активистлар, мин сезнең ярдәмегез, уртак көч белән башкарылган эшебез белән горурланам! – дип тәэссоратлары белән уртаклаша Гөлфия Харас кызы.

Съездда катнашучылар 26 апрельдә, Туган тел көнендә, Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашканнар.

Съезд эшендә Татарстан районнарыннан, Рәсәй Федерациясенең 53 төбәгеннән, 15 ерак һәм якын чит илдән 500дән артык делегат катнашкан. Безнең республикадан 45, шул исәптән татар хатын-кызларының «Ак калфак» төбәк җәмгыятеннән 15 актив хатын-кыз делегат булып барган.

Белоруссия, Болгария, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Литва, Польша, АКШ, Таҗикстан, Төркия һәм Эстониядән делегатлар килгән.

– Бик күп җылы тәэссоратлар, яңа идеяләр алып кайттым, аларны дусларым һәм хезмәттәшләрем, иҗади коллектив белән уртаклашачакмын, эшемдә кулланачакмын. Габдулла

Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу, «Сөембикә» журналының 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә катнашу, «Бала-сити» халыкара балалар мәктәбенә бару истә калырлык вакыйгалар булды, – ди Гөлфия Харас кызы.

Ярмилеләр турында Казанда да беләләр
Ярмилеләр турында Казанда да беләләр
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: