Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
28 апрель 2023, 10:24

Чишмә сәхнәсендә – «Башкорт язы»

Район Мәдәният сараеның кунакчыл залында май бәйрәмнәре алдыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән «Башкорт язы» дип аталган патриотик чара булып узды.

Чишмә сәхнәсендә – «Башкорт язы»
Чишмә сәхнәсендә – «Башкорт язы»

Бушлай концертка район халкы, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, ялга кайткан хәрби операциядә катнашучылар, аларның туганнары һәм якыннары җыелды.

– Бүген бирегә килүегез өчен, гомумән, ярдәмегез өчен рәхмәт, сез фронтка җибәргән һәр нәрсә бик мөһим һәм кирәкле. Балалардан килгән хатларны укыганда күз яшьләрен тыеп булмый, алар иң авыр вакытларда да ярдәм итә, – дип мөрәҗәгать итте сәхнәдән хәрби операциядә катнашучы чишмәле.

Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Эрнес Кәримов безнең районнан махсус хәрби операция барган зонага 17 гуманитар конвой озатылуы һәм яңасын җыюга керешүләре турында сөйләде. Әлеге вакытта анда 200 ватандашыбыз булуы, 120 кешенең мобилизацияләнүе, калганнарының волонтер буларак һәм контракт буенча китүе турында хәбәр итте. Шушы көннәрдә тагын алты яугир күптән түгел оештырылган мотоукчылар батальоны сафына баскан.

– Катлаулы чорда яшибез. Кайберәүләргә бәла кайдадыр еракта һәм безгә кагылмыйдыр кебек тоела. Әмма, бу алай түгел. Яугирләргә, аннан кайткан хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә дә ярдәм кирәк, – диде десант гаскәрләре һәм махсус билгеләнештәге отряд ветераннарының республика буенча җәмәгать оешмасы әгъзасы Виталий Смирнов.

Концертта Башкорт дәүләт филармониясе артистлары Азамат Тимеров, Рим Гәрәев һәм Римма Амангилдина катнашты. Сәхнәдә һәркемгә балачактан ук таныш булган «Смуглянка» җыры яңгырады. Ул залда утыручы тамашачыларны үткәннәргә алып кайтты, бу җыр үзе үк хәрбиләрнең рух ныклыгын күрсәтте.

Ә Мәдәният сарае коллективы «Онытылмас Чишмә батырлары» дип аталган театрлаштырылган музыкаль композиция тәкъдим итте.

Һәркемгә билгеле булуынча, спектакль карап ләззәтләнү өчен телне яхшы белү кирәкми. Бер кайгысыз тыныч тормыш барганда сугыш башлану, фронттагы авырлыклар, өметләнеп көтү, җиңү шатлыгы һәм югалту ачысы кебек күренешләр, берсүзсез, һәркемгә аңлашылды.

Чишмә сәхнәсендә – «Башкорт язы»
Чишмә сәхнәсендә – «Башкорт язы»
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: