Чишмэ
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәдәният
14 апрель 2023, 12:15

Уфа сәхнәсендә – чишмәлеләр

Ярми Мәдәният йортының «Сәхнә дуслары» үзешчән татар театры коллективы әлеге вакытта сәхнәдә кую өчен яңа пьеса эзләү белән мәшгуль.

Уфа сәхнәсендә – чишмәлеләр
Уфа сәхнәсендә – чишмәлеләр

Башкала тамашачысына тагын бер премьера тәкъдим итәргә ниятләре бар, чөнки Уфа «Нур» дәүләт театрында куйган тәүге гастрольләре тулы зал – театр теле белән әйткәндә, аншлаг белән узды.

Үзенчәлекле проект «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, Башкортстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм «Нур» театры белән берлектә оештырылды. Шуның ярдәмендә ярмилеләр зур сәхнәдә чыгыш ясый алдылар. Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы буенча куелган спектакль «Сәхнә дуслары»ның иң уңышлы чыгышларының берсе. Чишмә районында дүрт тапкыр куелган әлеге спектакль тәнкыйтьчеләр һәм тамашачылар тарафыннан да җылы кабул ителде.

Мәдәният йорты мөдире һәм бер үк вакытта үзешчән татар театры җитәкчесе Гөлфия Сәрвәрова билгеләп үтүенчә, актерлар бер тамчы да борчылмаганнар, киресенчә, зур сәхнәдә уйнаудан ләззәт алганнар.

– Ринат Галикәев, Илвир Атнагулов, Фәүзи Исмәгыйлев, Җәмил Собханкулов, Зөһрә Гарифуллина, Рәхилә Галикәева, Гүзәл Исмәгыйлева, Люция Собханкулова, Илдар Галикәев һәм яшь артист Азалия Атнагулованы театрга тугрылык берләштерә. Әлбәттә, дебют алдыннан җитди әзерлек барды, көндәлек репетицияләр үтте. Барлык актерлар да проектка бик җаваплы карадылар, сәхнә киемнәренең һәр детален уйладылар... Шуңа да нәтиҗәләр куандыра. Үз чыгышыбыздан канәгатьбез, Уфа тамашачылары безнең спектакльне җылы кабул иткәнгә зур шатлык кичерәбез, – дип билгеләп үтте Гөлфия Сәрвәрова.

Заллар тулы иде, халык спектакль тәмамланганнан соң да актерларны алкышларга күмеп, сәхнәдән озак кына җибәрмичә торды. «Ак калфак» җитәкчесе Люция Вафина, Ярми артистлары республика районнарының башка үзешчән театрлары өчен юл күрсәтүче йолдыз булыр, дип өметләнә.

Уфа сәхнәсендә – чишмәлеләр
Уфа сәхнәсендә – чишмәлеләр
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: