Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мәдәният
24 март 2023, 12:05

Уйна, гармун, яңгырасын халык көе!

Дурас авылында авыл Советы хакимияте тарафыннан оештырылган «Уйна, гармун – халык җаны» бәйгесе булып узды.

Уйна, гармун, яңгырасын халык көе!
Уйна, гармун, яңгырасын халык көе!

Авыл клубына билгеләнгән вакытта Дурас, Түбән Хаҗәт, Ярми, Бәкәй, Караякуп, Горныйдан, хәтта күрше Дәүләкән районының Соколовка, Яңа Яппар, Казангол авылларыннан гармунчылар, тальянчылар һәм баянчылар җыелдылар.

Ишек төбендә үк берничә гармунчы, ярымтүгәрәк булып басып, бармакларын яздырып бию көе уйный башладылар, ә килгән кунаклар бәйрәмгә ямь өстәп биюгә төштеләр.

Менә Горный авылыннан килгән Наилә Закирова грим бүлмәсендә тыныч урын табып, әкрен генә уйныйсы көен кабатлый. Дулкынлануы күренеп тора.

–  Бик борчылам, –  диде ул тавышын баса төшеп. Гомер буе Чишмә районында яшәсәм дә, бүген беренче тапкыр Дурасны күрдем, бәйгедә катнашулар турында сөйләп торасы да юк. Башта әтинең тальянында уйнарга өйрәндем, аннары миңа 120 сумга баян сатып алдылар, ул вакытта сыер күпкә арзанрак тора иде. Ә инде 90нчы елларда ирем биш миллион сумга «Огонек» баянын бүләк итте, – дип елмая Наилә Нургаяз кызы (бу 1998 елга кадәр Рәсәйдә булган бәяләр. Ред. искәрмәсе).

– Ә минем беренче гармунны йомырка саткан акчага алдык, – диде сүзгә кушылып Флорид Гобәйдуллин (ул тумышы белән Салават районының гармунчылар авылы – Юныстан). Ул вакытта 35 сум тора иде. Йомыркаларны Чиләбе өлкәсенең Кропачево базарында саттык. Анда көянтә асып җәяүләп, я юлда очраган транспортка утырып барып җитә идек. Менә шулай бер җәй эчендә гармунлы булдым. Шуннан бирле аерылганым юк.

Земфира һәм Наил Мәгъсүмовлар конкурста катнашу өчен Дәүләкән районының Яңа Яппар авылыннан килгәннәр. Наил тәүге тапкыр гармунны тугыз яшендә кулына алган.

–  Минем әнием дә, абыем белән апам да гармунчылар. Без әнинең туган авылы Ябалаклыда үткән бер чарадан да калмый идек. Менә бу гармунда 25 ел уйныйм инде, – диде ул.

Конкурс тәмамлангач, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Тамашачылар гармунчыларга җыр-моң, яхшы кәеф бүләк итүләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Кызганычка каршы, хәзер бәйрәмнәрдә кулына гармун алып уйнаучылар бик сирәк.

Уйна, гармун, яңгырасын халык көе!
Уйна, гармун, яңгырасын халык көе!
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: