Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 март 2023, 11:07

«Задоринки» үсә һәм тәҗрибә туплый

Күп укучыларыбыз «Задоринки» бию коллективының хәзер кайда булуы, ни өчен чишмәлеләр алдында чыгыш ясамавы белән кызыксына. Без моны ачыклау өчен алар янына репетицияләре вакытында килдек.

«Задоринки» үсә һәм тәҗрибә туплый
«Задоринки» үсә һәм тәҗрибә туплый

«Задоринки» бию студиясе якынча 10 ел элек Чишмә поселогының «Малышок» өстәмә белем бирү төркемендә ачылган һәм бу елларда аңа берничә тапкыр бер урыннан икенче урынга күченергә туры килгән. Хәзер алар «АРТ-фитнес» залында шөгыльләнә, һәм без шунда бардык та.

Дәртле биючеләр үз коллективының исемен 100% аклый. Кече төркемдәге кызлар корреспондент сорауларына бертавыштан җавап бирделәр һәм казанышлары турында сөйләделәр. Кечкенә бал кортлары кебек гөж килеп белгәннәрен күрсәтергә ашыктылар.

Өлкәнрәк төркемдәге балалар бөтенләй башка тәэссорат калдырды. Кызларга инде 14-15 яшь һәм алар, җитәкчеләре әйтүенчә, аның өмете һәм таянычы. Алар да кече төркемдәге балалар кебек мөлаем һәм ачык, тик инде хәзер чын артистлар. Бер секунд эчендә әзерләнеп, оста итеп бию башкарырга сәләтлеләр. Ун ел элек аларның бөрчекле итәкләр киеп тәүге тапкыр кыюсыз гына сәхнәгә чыгуына ышанып та булмый.

«Задоринки» коллективы гел юлда. Башкортстаннан тыш, Казанда, Сочида, Туапседа булганнар. Кызларга диңгез буе бик ошаган, ул вакытта бәйгегә 126 кеше җыелган. Ә Санкт-Петербургта алар «Рәсәй биючесе» конкурсыннан икенче урын алып кайтканнар. Ул сәяхәт, бергәләп самолетта очулары кызлар хәтерендә иң күңелле мизгелләр булып калган. Алып кайткан 10000 сум гонорар яңа киемнәр тегү өчен тотылган.

Март ахырында коллектив Мәскәүдә үтәчәк «Сияй» халыкара конкурсында катнашачак.

– Балалар үсә, һәм нәкъ менә шушы конкурсларда тәҗрибә туплый, шуңа күрә без мөмкинлек булган һәр җирдә катнашабыз. Сүз уңаеннан шуны әйтим, мин конкурска барачак балаларны сайлап алмыйм, бию түгәрәгенә күпме кеше йөри, шулкадәр барабыз, – ди Резеда Мөхәммәдиева.

– Кайбер вакыт сәләтебезне бәяләп бетермәсәләр дә, барыбер катнашабыз һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешәбез. Хәзерге вакытта без үзешчән сәнгать түгел, ә һөнәри коллективлар дәрәҗәсендә ярышабыз. Бу да горурлык өчен сәбәп. Кайвакыт беренче урын алалмасак та, безне һәрвакыт башкару техникасы, ачык төстәге киемнәрдә дәртле чыгыш ясавыбыз белән истә калдыралар.

«Задоринки» бию студиясе җитәкчесе Резеда Мөхәммәдиева менә инде 20 ел дәвамында Чишмә кызларының сәләтен ачу өстендә эшли, аларда үз мөмкинлекләренә ышаныч уята. Ә кызлар, үз чиратында, укытучылары өчен тормышта чын таяныч булып торалар.

Коллектив районда ел саен концертлар оештыру турында хыяллана. Репертуар бик зур һәм күрсәтерлек әйберләр бар. Алар район Мәдәният сарае сәхнәсенә генә сыяла. Шуңа күрә хыялларын мөмкинлек туу белән бик теләп тормышка ашырачаклар.

«Задоринки» үсә һәм тәҗрибә туплый
«Задоринки» үсә һәм тәҗрибә туплый
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: