Чишмэ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 март 2023, 12:47

Гөлфия Шәвәлиева: Һәр сүз өчен 10 сум акча бирәм

Башкортстанда яшәп иҗат итүче милләттәшебез, автор-башкаручы Гөлфия Шәвәлиева гаиләдә татар яки башкорт телен өйрәнү юнәлешендәге үзенчәлекле проект башлап җибәргән.

Гөлфия Шәвәлиева: Һәр сүз өчен 10 сум акча бирәм
Гөлфия Шәвәлиева: Һәр сүз өчен 10 сум акча бирәм

Әлеге проектның нигезендә – дәфтәрләр. Идея авторы бу дәфтәрләр балаларга телне өйрәтүдә ата-аналар өчен җиңел ысул булыр, ди.

– «Татар гаиләсендә – татар баласы» проектын башлап җибәргәнсез. Әлеге проект белән якыннан таныштырыгыз әле.

– Без бүген шушындый заманада яшибез. 40 яшь тирәсендәгеләрнең күпләре: «Я, как собака, понимаю, но говорить не могу», – диләр. Ә аларның балалары: «Я ничего не понимаю. Говорите по-нашему», – дип сөйли. Кызганыч бит бу! Ике буынны югалтабыз. Бүген мәктәпләрдә укып йөргән балаларның балалары үзләрен татар яки башкорт дип танымаячак. Без шуңа барабыз! Бу бит куркыныч хәл! Шул хакта бик күп уйлыйм. Аллага шөкер, балаларым татар һәм башкорт телләрен беләләр. Оныкларымны татар теленә өйрәтәм. Теләкләре юк югын. Әмма шундый ысул кулланырга булдым. Көненә өч сүз өйрәнәбез. Икенче көнгә шушы сүзләрне белсә, һәр сүз өчен 10 сум акча бирәм. Димәк, җәмгысе – 30 сум.

Минем бу ысулыма каршы булганнар да бар. Акчага өйрәтәсең, диләр. Менә сез бушка эшлисезме? Юк, әлбәттә. Балаларны шундый юл белән өйрәтик, дидем. Тора-бара татар сүзләрен аларга яздыра башладым. «Татар гаиләсендә – татар баласы», «Башкорт гаиләсендә – башкорт баласы» дигән проектларым туды. Иң беренче итеп, әлеге проектларны Римзил Вәлиевкә күрсәттем. Аның төзәтмәләрен керттек. Балаларым ярдәмендә проектны бергә башкардык. Хәзер алар «Хәерле иртә», «Саумысыз», «Рәхмәт» дигәнне беләләр яки аралашу өчен кирәк сүзләрне әйтә дә, яза да алалар.

Әле җәй көне генә алар миңа: «Не понимаю. Говори по-нашему», – ди иде. Җәй көне оныгым белән бакчага чыккач: «Бу – бакча» дип өйрәтәм. «Я сегодня не татар», – дип йөгереп китте. Акчасыз калды бит! Икенче көнне йөгереп килә. «Нәнәй, это бакча. Я сегодня татар. Я татар!» – димәсенме?! Бу ысул барыбер эшли дип уйлыйм. Дәфтәр форматындагы әлеге проектларым ярдәмендә ата-аналар балаларына туган телне өйрәтер дигән өмет бар. Дәфтәрләрнең электрон варианты әзер. ISBN алып, типографиягә бирәсе калды.

– Әлеге дәфтәрләрне кайдан алып булачак?

– Ике дәфтәр сатып алырга кирәк. 8-917-736-0003 номерына шалтыратып, адресыгызны әйтәсез. Акчасын күчергәч, билгеләнгән адреска җибәрәбез. Бу басманың типография чыгымнары бар, шунлыктан бушка тарата алмыйм. Дәфтәрдә датасын билгеләп, көненә өч сүз язып, бала белән бергә эшләргә кирәк.

Әгәр бала 100 сүзне ятласа, сезнең белән ансат аралаша алачак. Әлеге проектым татарча яки башкортча сөйләшә башлауга зур этәргеч булып тора. Дәфтәрне тутырып, аның тышында күрсәтелгән адреска кире җибәрәләр. Телефон яки ватсап аша берничә татар теле укытучысы белән тикшерәбез. Аралашу онлайн форматта бара: бер якта – гаиләсе, икенче яктан без – укытучылар. Баланың өйрәнгән сүзләре аша имтихан алабыз да, анализ ясыйбыз. Әгәр 100 сүз белә икән, 15 меңлек призга дәгъва кыла ала. Алла боерса, зур чара итеп оештырырга уйлап торабыз.

– Татар яки башкорт телен өйрәнүдә андый дәфтәрләр генә ярдәм итәрме соң?

– Беләсезме, бала татармы, башкортмы яки башка милләт вәкилеме, туган телен өйрәнүдә иң беренче урында гаилә тора. Дәфтәрнең ярдәме зур. Мин моны оныкларымның шушы дәфтәрләр нигезендә өйрәнүеннән чыгып әйтәм.

Бу көннәрдә тагын бер нәрсә шатландырды. Автобуста барабыз. Бер яшь тә дүрт айлык бала әнисе белән утырган. Яшен әнисеннән сорадым. Әнисе аның белән татарча гына сөйләшә. Бала да татарча җавап бирергә маташа. Баланы татарча өйрәтүенә рәхмәт әйттем. Укытучы буларак, бу күренешкә игьтибарсыз кала алмадым. «Без бит татарлар! Нинди телдә өйрәтим мин баламны?!» – диде татар хатыны. Мин бик шатландым. 

Бер кичәдә күренекле бер апа: «Минем нинди генә медальләрем юк. Әмма оныгым белән татарча сөйләшә алмыйм. Бу – зур бәхетсезлек. Минем көнгә калмагыз», – диде. Бу апаның әйткән сүзләре дөрес юлдан баруымны раслады.

– Татарстаннан читтә яшәүче татар буларак, сезнең телебез өчен борчылуыгыз гаҗәпләндерә һәм сокландыра. Искә алынган проектларыгыз өчен аерым рәхмәт әйтәсе килә.

– Җылы сүзләрегез өчен рәхмәт. Кайчакта миңа шундый бер җылы сүз дә җитә. Ул бит кешене канатландыра. Ә менә күңелне төшергәне шул: мәктәпләрдә татар яки башкорт теле урынына ата-аналарның күбесе рус телен сайлый. Татар теле дә, башкорт теле дә гаиләдән килә.

Ата-аналарга, әби-бабайларга мөрәҗәгать итәм. Туган телне тергезүне үзебездән, гаиләдән башлыйк. Бу безгә фарыз икәнен онытмыйк! Мине аңлаган кешеләр күптер дип уйлыйм. Аларга рәхмәтләремне белдереп, «Татар гаиләсендә – татар баласы», «Башкорт гаиләсендә – башкорт баласы» дигән проектларым белән уртак эшебезне башлыйк.

Гөлфия Шәвәлиева: Һәр сүз өчен 10 сум акча бирәм
Гөлфия Шәвәлиева: Һәр сүз өчен 10 сум акча бирәм
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: