Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
3 февраль 2023, 11:47

Келәш сандугачлары

Келәш авылының күп функцияле клубы карамагында «Сандугач» татар вокал ансамбле оешуга быел өч ел булды.

Келәш сандугачлары
Келәш сандугачлары

– Коллектив Фәридә Кудашеваның 100 еллыгы уңаеннан оештырылды, без аны «Сандугач» дип атарга булдык. Фәридә апабызның иҗатын сөючеләр аны шулай дип йөртәләр иде, – ди ансамбль җитәкчесе Руфина Мусина.

Беренче тапкыр алар «Җырлаучы авыл» бәйгесендә чыгыш ясаганнар. Ансамбльдә катнашучылар концерт номерлары әзерләгәч, сәхнә киеме бирүләрен көтеп тормаганнар, күлмәкләр һәм калфакларны үзләре сатып алганнар. Сүз уңаеннан, жюри аларның чыгышын ул вакытта югары бәяләде – район этабында беренче дәрәҗә лауреат булдылар.

Ансамбль, тамашачыларга яхшы кәеф бүләк итеп, авыл клубында үткәрелгән барлык чараларда актив катнаша.

– «Нәүрүз» бәйрәмен үткәрдек, «Исем кушу» дип аталган гореф-гадәтне сәхнәләштереп күрсәттек, әдәби-музыкаль кичәдә, авыл бәйрәмендә катнаштык, – дип бер-берсен бүлдереп санап чыктылар ансамбль әгъзалары.

Алар эштән соң атнага ике тапкыр җыелалар. Келәштә репетицияләр һәм төрле мәдәни чаралар, электән килгән күркәм гадәт буенча, кичләрен үткәрелә, чөнки бу вакытта халыкның эштән соң килеп үзешчән сәнгатьтә катнашырга, концертлар һәм авылдашларының чыгышларын карарга мөмкинлеге була.

Ансамбль репертуарында татар һәм башкорт халык җырлары да, җыр язучыларның әсәрләре дә бар.

– Репертуарны киңәшләшеп бергә сайлыйбыз. Туган як турында җырлар күп. Шулай ук алъяпкычлар һәм калфаклар тегеп, чигеп, кул эшләре белән кич утырабыз, – дип дәвам итте Руфина Зинфир кызы.

Ансамбльдә 14 үзешчән артист катнаша. Алар арасында укытучылар, пенсионерлар бар, Келәштән генә түгел, күрше авыллардан да киләләр, берсе хәтта Уфа районыннан.

– Эштән кайткач, өй эшләрен тиз генә эшлим дә, бирегә киләм, – дип елмаеп сөйли Келәш мәктәбе укытучысы Расиха Уразмәтова.

– Укытучыларның эше җитәрлек, әмма биредә без көч-куәт алабыз, монда тартылабыз. Коллектив белән репетициягә генә түгел, Зубово авылындагы бассейнга да барабыз.

– Тормыш иптәшем белән шушы матур клубка бик теләп йөрибез, төрле чараларда катнашабыз. Бу көннәрдә алтын туебызны билгеләп үтәчәкбез, һәм күркәм гореф-гадәт буенча биредә дә чәй табыны һәм бәйрәм концерты оештырачакбыз, – ди Ар авылыннан Әсхәт Хәйретдинов.  

Өч ел эчендә ансамбль әгъзалары бер тату гаилә булганнар – аларның шатлыгы да, кайгысы да уртак. Күптән билгеле булуынча, җыр белән яшәү күпкә җиңелрәк һәм  күңеллерәк.

Келәш сандугачлары
Келәш сандугачлары
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: