Чишмэ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәдәният
24 гыйнвар 2023, 15:00

Рамил Миндияр – кабат сәхнәдә

Бәрхет тавышлы җырчы, Татарстанның атказанган артисты Рамил Миндияр озак еллар югалып торганнан соң кабат сәхнәгә кайтты.

Рамил Миндияр – кабат сәхнәдә
Рамил Миндияр – кабат сәхнәдә

Үзе әйтүенчә, артистның яңа сулышы ачылган. Аның язмышы – китап язарлык.

– Ун елга якын мине бернинди телевидение дә чакырмады. «Мәйдан» каналының Яңа ел тамашасында чыгыш ясаганнан соң, яңа проектларга чакыра башладылар. Шунда күренүем этәргеч булды бугай. Чакырган җиргә барам. Хәзер илһамланып яңа җырлар иҗат итәм, – ди ул. 

 

Җырчы, драма актеры, композитор, автор-башкаручы, Татарстанның атказанган артисты Рамил Миндияр улы Багданов Чишмә районының Яңавыл авылында, дүрт балалы колхозчылар гаиләсендә туган. Әнисе Закирә Бөек Ватан сугышы елларында авылда күмәк хуҗалык рәисе булып эшләгән. Әтисе Миндияр сугышта катнашкан, сугыштан соң колхоз рәисе, күмәк хуҗалык мөдире булып эшләгән, районда йортлар, мәктәпләр, хастаханәләр төзелешендә катнашкан. 1949 елгы абыйсы туган нигездә яши, икенче абыйсы белән апасы вафатлар.

Рамил башлангыч белемне туган авылында ала. 5нче сыйныфтан башлап 10нчыга кадәр Арыслан авылына йөреп укый. Училище тәмамлагач, 1971–1973 елларда Хабаровск крае Советская Гавань шәһәрендә флотта хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач, Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетында укый. Югары уку йортын тәмамлагач, 1979 елдан Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры сәхнәсендә уйный башлый. Гитарада яхшы уйный белүче, матур тавышка ия, төз буйлы чибәр, яшь, талантлы артистка тиз арада иҗатында югары баскычка күтәрелүне юрыйлар.

Ул Гафури театрында Булат («Зәңгәр шәл», Кәрим Тинчурин), ак офицер («Кызыл паша», Нәҗип Асанбаев), кияү («Баҗалар»), Закир («Кара йөзләр», Мәҗит Гафури) һәм башка рольләрдә уйный. Шул чорда «Кайт, иркәм Сәрвиназ» җырын башкара башлый (Луиза Батыр-Болгари көе, Шаһиморат Зәйни сүзләре, икенче куплетын үзе язган). Әмма театр җитәкчелеге артистны бәяләми, һәм 5 ел эшләгәч, ул сәхнәдән дә, беренче гаиләсеннән дә китәргә карар кыла. Ренат Ибраһимов зур масштаблы концертка чакыргач, театрга кире кайтмый.

1987–1989 елларда Кемерово өлкәсе Прокопьевск шәһәрендә шахтер, бер үк вакытта шәһәрдәге «Агыйдел» вокаль-инструменталь ансамбленең сәнгать җитәкчесе булып эшли.

– Күңел төшенкелеге театрны ташлап, шахтага китәргә мәҗбүр итте. Театрда нибары биш ел эшләп өлгердем. Әлеге вакытта мин пенсиядә, өйләндем. Моңа кадәр үзем генә яшәдем, тормышны ялгызым алып бардым (беренче никахтан бер улы бар, сөекле кызы 13 яшендә вафат булган). Казанның Салмачы бистәсендә үз йортыбыз белән яшибез. Капкадан чыгуга, җиләк үсә. Җәй көне рәхәтләнеп җиләк җыябыз, урманга гөмбәгә йөрибез, – ди Рамил абый.

Рамил Миндияр – кабат сәхнәдә
Рамил Миндияр – кабат сәхнәдә
Автор:
Читайте нас: