

– Мондый дәрәҗәдәге чарада тәү тапкыр булдык, җиңү яулау өчен түгел, ә күбрәк танышу өчен бардык. Башта һөнәриләр чыгыш ясады, аннары безнең «Бәйрәм» ансамбле кебек үзешчән сәнгать коллективлары сәхнәгә күтәрелде. 27 районнан 250 кеше катнашты. Зур тәэссоратлар алып кайттык, безгә бик ошады! – дип сөйләде ансамбль старостасы Фазыйлә Низаметдинова.
Ансамбльгә өлкән яшьтәге 12 хатын-кыз йөри, аларның иң яше – 67, ә иң олысы 75 яшьтә. Репертуарда – татар җырлары. Җырларның тематикасын репетиция вакытында коллектив белән бергәләп сайлыйлар. 8 Мартка – хатын-кызлар, әниләр турында, тугызынчы майга хәрби темага җырлар башкаралар. «Бәйрәм» ансамбле район күләмендә үткән чараларда катнаша.
– Безнең кызлар актив, алар Мәдәният сараенда үткән репетицияләргә бик теләп киләләр. Моннан тыш, алар бассейнга, спорт мәктәбендәге күнекмәләргә йөриләр. Бер сүз белән әйткәндә, картаерга вакыт юк, өйдә чигү чигеп телевизор карарга да өлгерәбез әле, – диде Фазыйлә Сабир кызы.
Исегезгә төшерәбез, «Бәйрәм» ансамбле 2018 елда Халисә Зәбирова җитәкчелегендә район Мәдәният сараенда оештырылган. 2021 елдан башлап коллективка Ризида Әхмәтшина җитәкчелек итә.